11 яшьлек Тимур Фәзлиевне республикада күпләр белә - бу егет үз инстаграм-аккаунтын бик актив алып бара, күпләр белән дус, ихластан аралаша. Бу бала, тумыштан авыру булуына карамастан, тормышны яратуы, ихтыяр көче белән күпләргә үрнәк булып тора. Аны татар җырларын бик оста башкаручы буларак та беләбез.
Күптән түгел Татарстанда үткән хәйрия марафонында Тимурга Германиядә операция ясату өчен акча җыю оештырдылар. Дәвалануга кирәк булган 3,7 миллион сум акчаны "Игелекле дулкын" фестивалендә тапшырдылар. Операциядән соң Тимур инвалид арбасыннан торыр дигән өмет бар.
Бу атна ахырында Мюнхенда Тимурга операция ясалган. Бу хакта инстаграмда Тимурның аккаунтында хәбәр ителә. Операция уңышлы узган, әмма Тимур тәне авыртудан бик интегә икән. Аны ике тәүлек реанимациядә тотканнар. Кичә кич кенә палатага чыгарганнар. "Авыртуны баса торган дарулар кабул итүенә карамастан, бөтен тәне сызлый, бу авырту аның теңкәсенә тия. Температурасы 37 тора. Әлегә бик авыр", - дип язылган инстаграмда.
Тимурның хәлен күзәтеп баручылар аңа чын күңелдән саулык теләп яза.