Тимур Билаловның «Ак Барс» командасында ничә миллион алуы билгеле
Тимур Билалов, Артем Галимов һәм Дмитрий Воронков Пекинга Олимпиадага барачак.
Казанның «Ак Барс» хоккей клубы голкиперы Тимур Билалов яңа контракт төзегән. Бу турыда Metaratings басмасына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.
Чыганак белешмәсе буенча, 2023\24 сезонында Билалов 40-45 миллион сум хезмәт хакы алачак.
«Ак Барс» уенчылары Тимур Билалов, Артем Галимов һәм Дмитрий Воронков Россия җыелма командасының киңәйтелгән исемлегенә кертелде. Бу команда Пекинга Олимпиадага барачак.