news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тимур Билалов КХЛ тарихында 200 җиңү яулаган дүртенче капкачы булды

news_top
Тимур Билалов КХЛ тарихында 200 җиңү яулаган дүртенче капкачы булды
Фото: © ak-bars.ru сайты

«Ак Барс» командасы голкиперы Тимур Билалов Континенталь хоккей лигасы тарихында 200 җиңү яулаган дүртенче капкачы булды. Бүген Владивостокта Казан командасы җирле «Адмирал» командасын 5:2 исәбе белән җиңде. Бу хакта «Татар-информ» яза.

КХЛда җиңүләр буенча капкачылар арасында рекордсмен – «Металлург» голкиперы Василий Кошечкин (378). Александр Еременко исәбендә – 299, ә Константин Барулин исәбендә 158 җиңү бар.

КХЛның агымдагы сезонында Тимур Билалов исәбендә 3 «коры» матч бар. 48 матчтан соң «Ак Барс» Көнчыгыш конференциянең икенче урынында урнашкан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар