news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тимераякта шуганда имгәнгән кызның үпкәсенә ике литр сыеклык җыелган

news_top

Татарстан табиблары 30 яшьлек хатын-кызның үпкәсеннән 2 литр чамасы сыеклык суыртып алган. Ул тимераякта шуганда егылган булган. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр  итте.

Түбән Камада яшәүче 30 яшьлек Роксана Мингазеева тимераякта шуганда егылгач, күкрәк читлеген имгәтә. Бәрелгән урын авыртып йөри, сулыш алу кыенлаша, температурасы 38 градуска күтәрелә.

Бер атна узгач, ул табибка мөрәҗәгать итә. Рентген-кабинетта снимок ясагач, аның сул яктагы үпкәсендә күп итеп сыеклык җыелуы ачыклана, «экссудатив плеврит» диагнозы куела. Аны ашыгыч рәвештә пульмонология бүлегенә җибәрәләр.

«Дренаж ясау юлы аша аның үпкәсеннән 1 литр 300 миллилитр сыеклык суыртып алынды, аннары тагын 300 миллилитр. Хәзер пациент үзен яхшы хис итә», – дигән табиблар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар