Бездә халык инде болай да иелгән – көянтә кебек. Әмма бу гына җитешми бит кайберәүләргә – алар тагын да бөгәргә, тагын да сыгарга тырыша шул халыкны.
Бу җәһәттән, РЖД – Россия тимер юллары тагын да уздырып ташлаган. Алар болай да бөгелгән халыкны тагын да ныграк бөгәргә дигән нәтиҗәгә килгән.
Дөресен әйтергә кирәк: РЖД кеше аермый. Озак еллар аның нәчәлниге булган Якунин дигән әфәндене генә алыйк. Менә аның турында яздылар бит инде: тимер юллар халыкка хезмәт итсен өчен армый-талмый хезмәт иткән бу кеше шулкадәр тырышып эшләгән ки – гаять зур байлар гына эләгә торган Форбс журналы исемлегенә эләккән. Кесәсенә шулкадәр күп акча тутыргач, билгеле, ул да иелеп йөрергә мәҗбүрдер! Рәсми рәвештә генә дә кесәсенә көн саен 1 миллион 300 мең сум акча салып бара, дип яздылар бит! Һәр минут саен – 900 сум! Сез менә бу юлларны укыйсыз гына – ә ул «шалт» кесәсенә бер кызыл 5 меңлекне!
Шунысы гына гаҗәп: тимер юлы халыкныкы, ә акчасы – шул Якуниннарныкы. Ә тимер юлда эшләгән гади рабучийга юк бит ул акча! Андые аның шул рельс күтәреп бөкрәеп йөрсә генә.
Ярый, хуш, Якунин тагын да зуррак җиргә китте, аның урынына килгәннәре дә «халыкны ничек кенә бөкрәйтик икән, дип кенә яши.
Менә Казан янында, Биектау районында Коркачык станциясе бар. Анда шундыйрак хәлләр. 4 рельс юлы бар. Платформаның 1 ягында 2 рельс (Казанга бара торган юнәлештә) һәм икенче якта икәү – Казаннан кайта торган юнәлеш. Электричкадан халык төшә платформага һәм тимер юлы аша чыга Коркачык ягына. Шул 2 рельсның берсенә еш кына кичләрен туктый товар поезды. Һәм халык икенче якка чыга алмый! Ул бик озын. Шуңа күрә кеше, иелеп, вагон астыннан чыгарга мәҗбүр.
Кичә шулай, берзаман, бу товар поезды кузгала башлады. И һәм аздан гына кеше аста калмады – чак кына чыгып өлгерде.
Менә күптән түгел генә социаль челтәрләрдә бер укучыбыз Коркачыкта видео төшереп алган.
Әле астан гел мае агып тора товар поездының... Өйрәләре сыек, өйләре биек булса да боларның.
«Тиешле урыннан чыксыннар», – дияр кемдер. Әмма юк бит анда тиешле урын! Өстән дә юк күпер, астан да. Теләсәң нишлә! Теләсәң, товар поезды киткәнен көтеп утыр. Ә ул сәгатьләр буе туктап тора ала... Аның кайчан кузгаласын беркем белми.
Кечкенә генә булса да сигнал булса да аңлар иде халык! Ул да юк.
Моны хәл итәргә дип, инде жалулар язганнар... Әмма бер светофор шикелле ут сигналы да куелмаган. «Әйтеп толк бармыни?» – дип кул гына селтиләр хәзер анда.
Якунинга әйтүдән файда булмас инде – тавык симергән саен арты бөрешә, дигәндәй, бай кеше акча сорар ул бу проблеманы хәл итәр өчен. Шуңа инде кечерәк түрәләргә әйтеп карыйм. РЖДның генераль директоры Белозеров Олег белмидер бу хәлләрне? Белсә, халыкны турайту юлларын табар иде... Горький тимер юлы начальнигы Александр Процкийны шул вагон астыннан уздырасы иде – муен тамырына кайнар май тамса, аңлар иде халык хәлен... Казан бүлеге җитәкчесе Александр Черемновка әйтеп тә тормыйк инде. Ул бит инде белә бу хәлләрне – жалулар бит аңа язылган. Ул аларны махсус хәл итмәгән. Йөрсен әле халык иелеп-бөгелеп, көянтә хәлендә, дигән. Әмма бит көянтәне мәңге бөгеп булмый – шартлап сынуы бар…
Хәер, аларга барыбер. Халык байлыгын үзенеке кебек итеп тотып, халыкның кечкенә генә гозерен дә үтәмәгән кешеләрдән ни көтәргә? Муеныңа май тамызып, иелеп, вагон астыннан йөрүеңне дәвам итәргә генә кала. Әмма берәр фаҗига чыга калса... Алла сакласын. Менә шуннан соң инде чарасы да табыла, акчасы да. Шунысы гаҗәп: менә шул фаҗига чыкканчы хәл итеп булмыймы соң проблеманы, тимер юл начальниклары?
Ябай Гадиев