«Тимер-томыр өеме һәм 4 мәет». Авылга кайтып барган чакта ике машина бәрелешкән
Башкортстанның Күгәрчен районында кичә кич белән коточкыч авариядә берничә кеше үлә. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
Фаҗига Магнитогорск – Ира юлында була. Биредә «УАЗ» белән «Хундэй» бәрелешә. «УАЗ» белән – 66 яшьлек ир-ат, «Хундэй» белән 61 яшьлек ир-ат идарә итә.
«Хундэй» йөртүчесе һәм салондагы 2 пассажир «ашыгыч ярдәм» килгәнче үлә. «УАЗ» йөртүчесен һәм салондагы пассажирны хастаханәгә китерәләр. Бүген иртән «УАЗ» йөртүчесе дә үлә.
«Башинформ» ачыклаганча, Зианчура районында яшәүче 61 яшьлек ир-ат «Хундэй» машинасында 2 пассажир белән өенә таба кайтып бара. Пассажирлар 1972 елда туган кешеләр, алар йөртүченең күрше авылында яши, ир белән хатын булулары ихтимал. Бер мизгелдә «Хундэй» каршы якка полосага чыга һәм «УАЗ»га бәрелә. Машиналар тимер-томыр өеменә әверелә. «УАЗ»да баручылар – Морак авылы кешеләре, алар да өйләренә таба кайтып барган, диелә хәбәрдә.