news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тимер таяк белән төрткән өчен, бер кешене фил таптап үтергән - видео

40 яшьлек ир-ат филне яткырып, аркасын чистартмакчы була.

news_top
Тимер таяк белән төрткән өчен, бер кешене фил таптап үтергән - видео

Һиндстанда фил бер ир-атның өстенә яткан һәм таптап үтергән. Филнең аркасын чистартучы кеше хайванга тимер таяк белән төрткән булган. Бу турыда Daily Mail басмасына сылтама белән «Лента.ру» яза.

Керала штатындагы Коттаям округында төшерелгән роликтан күренгәнчә, 40 яшьлек Арун Паниккар (Arun Panikkar) шлангтан су агызып, филне юындыра. Шул вакытта бу кеше очлы таяк белән төрткәли, филне яткырып, аркасын чистартмакчы була. Тик ул филгә катырак сугып ташлый ахрысы, ир-ат үзе аяктан егыла һәм нәкъ филнең астына төшә. Фил исә кеше өстенә ята һәм таптый.

Паниккару исемле ир-атка ярдәмгә иптәше килә. Ул филгә таяк белән суга, хайван урыныннан торгач, иптәшен сөйрәп чыгара. Тик имгәнгән ир-атка ярдәм итеп булмый. Судмедэкспертлар аның урында ук җан биргәнен раслый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар