news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Тимер капкалар һәм торбалар калган». Чиләбе өлкәсендәге авылда кырык өй янып беткән

Чиләбе өлкәсендә урман янгыннары котыра.

news_top
«Тимер капкалар һәм торбалар калган». Чиләбе өлкәсендәге авылда кырык өй янып беткән

Чиләбе өлкәсенең Карталы районындагы Джабык авылында табигый янгын кимендә кырык йортны юк иткән. Поездда узып баручылар әлеге бәла-казаны видеога төшереп алган.

«Вести» каналы хәбәр иткәнчә, өлкәнең Карталы, Увельский, Нагайбәк районнарында урман янгыннары котыра. Биредә кимендә 4,8 мең гектар урман яна. Көч җил искәнгә, ут һаман яңа җирләргә күчеп бара.

«Менә Джабык калды. Бөтен йортлары янып бетеп ята. Тимер капкалар һәм торбалар гына торып калган», — ди ролик авторы.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, урман янгыны 40 торак йортны, 23 бакча йортын юк иткән. Әле янгын котыруын дәвам итә. Кешеләрне поездда һәм микроавтобусларда эвакуацияләр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар