news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Тимер арасыннан чыгардылар» — Башкортстанда авариядә ике бала, ике олы кеше имгәнгән

Йөк машинасына бәрелгән «Лада Гранта» салонында ике үсмер бала булган.

news_top
«Тимер арасыннан чыгардылар» — Башкортстанда авариядә ике бала, ике олы кеше имгәнгән
Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты

26 февральдә Башкортстанның Уфа районында трассада «Лада» автомобиле йөк машинасына бәрелә. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

«Лада Гранта» һәм «Камаз» Николаевка авылы янында һәлакәткә очрый. Фаҗигадә дүрт кеше имгәнә, дип хәбәр иткәннәр республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында.

«Лада Гранта» салонындагы өч кешене тимер-томыр арасыннан коткаручылар чыгара.

«Лада Гранта» белән идарә итүче 31 яшьлек ир-атны, аның 41 яшьлек пассажирын һәм салондагы 10 һәм 14 яшьлек ике баланы табибларга тапшырганнар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар