Тимати икенче хатыны белән аерылышкан
Тиматиның беренче хатыныннан кызы Алиса, икенче хатыныннан улы Ратмир бар.
Модель Анастасия Решетова рэпер Тимати (Тимур Юнысов) белән аерылышулары турында хәбәр итте. Алар берничә ел бергә иде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.
Быел алар өчен авыр ел булган. «Безнең союз чыдамады. Без хәзер бербөтен түгел, ир дә, хатын да түгел, бергә яшәмибез», — дип язган ул.
Решетова сүзләренчә, очрашудан бирле узган алты ел бик матур булган. Ләкин бар да бетү үзлегенә ия, ди ул.
«Гайбәтләр булмасын өчен шуны әйтәм: монда чит кешеләрнең катнашы юк», — ди Решетова.
Тимати белән Анастасиянең былтыр октябрьдә туган уртак баласы — Ратмир үсеп килә. Тимати Ратмир белән кызык видеолар төшереп, инстаграмга куя.
Тиматиның беренче хатыны — модель Аленка Шишкова белән уртак кызы Алиса да бар.