Җырчы Гүзәлия социаль челтәрләрдә үзенең архив видеоларын күрсәтте. Яшьләр өчен оештырылган татарча дискотекаларның берсендә ул үзенең популяр җыры «Ялгыз каен»ны башкара. «Яшь чаклар, тиле чаклар… Миңа монда 27 яшь тирәсе», – дип яза ул.
«Бу дискотекада мин дә бар идем. Мәскәү, Каховка. Бик шәп булган иде», – дип истәлекләрен яңарткан җырчы Айрат Сафин.
«Хәтерлим бу җырны. Тавышың да, үзең дә искиткеч», – дип мактаган аны Нурзадә.
Күпләрне бу җыр яшьлегенә, балачакларына алып кайткан. «Сезнең җырларның тексты да, көе дә матур. Кайчан да булса сезнең тарафтан язылган җырларны башкарырга хыялланам», «Балачакта иң яратып тыңлаган җырларымның берсе», – дип тә язалар аңа.
Сез дә карагыз әле, Гүзәлия нык үзгәргәнме?