Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әтиләре тыштан бикләп калдырган өйдә ике нәни малай һәм аларның бабасы янып үлгән

Балалар өйдә шырпы белән уйнагач, янгын чыккан дип фаразлана.

news_top_970_100
Әтиләре тыштан бикләп калдырган өйдә ике нәни малай һәм аларның бабасы янып үлгән
https://crim.sledcom.ru

Кырымның Сак районындагы Геройское авылында 2 октябрьдә кичке якта янгын була. Биредә бабай һәм аның ике оныгы янып үлә. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Өлкә буенча Тикшерү идарәсе мәгълүматы буенча, шәхси йортта янгын сүндергәндә 50 яшьлек ир-ат, 5 һәм 2 яшьлек ике нәни малай мәете табыла. Алар бабай һәм оныклар булуы ачыклана.

Балаларның әти-әнисе бу кичтә кунакка киткән булган. «Йорт ишеген әти кеше тыштан бикләп калдыра, ача торган җайланманы үзе белән алып китә. Әти кеше балалар моңа кадәр өйдән чыгып киткәләве турында сөйли. Ул шуңа күрә ишекне тыштан бикләп йөри», диелә Тикшерү идарәсе хәбәрендә.

Якынча версия буенча, янгын балалар шуклыгы аркасында килеп чыгуы ихтимал. Фаҗига урынын тикшергәндә, ут чыккан шкафта шырпылар табылган. Тикшерүчеләр малайлар ут белән уйнагандыр дип фаразлый.

Хокук саклаучылар искәрткәнчә, гаиләне былтыр махсус хисапка куйганнар. «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100