Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әтиләре белән чыгып киткән ике сабый югалган

Әни кеше ике баласы югалу турында полициягә гариза язган.

news_top_970_100
Әтиләре белән чыгып киткән ике сабый югалган
Башкортстанда Салават шәһәрендә яшәүче хатын ике баласы югалу турында полициягә гариза язган. Бу турыда "Башинформ" агентлыгы хәбәр итте.

Өч яшьлек Егор һәм дүрт яшьлек Таисия 10 июльдә югалган. Хатын сүзләре буенча, балаларны әтиләре алып киткән булуы ихтимал. Ул ире белән аерылышу стадиясенә җитүен әйткән.

"Хәзерге вакытта балигъ булмаган балаларны эзлибез", - дип әйткәннәр агентлыкка Эчке эшләр министрлыгында.

Бу хатын балалары белән, иреннән башка гына Салаватка әбиләре янына кунакка килгән. Соңрак ире дә бирегә килгән (гаилә Мәскәүдә яши). Ул балалары белән ял итәргә дип, билгесез юнәлештә чыгып  киткән, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100