Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

ТикТокка видео төшерү өчен, балалар укытучының өенә ут төрткән

Башта сарай белән мунча дөрләп янган, аннары өйгә дә ут төрткәннәр.

news_top_970_100
ТикТокка видео төшерү өчен, балалар укытучының өенә ут төрткән
"Вести" каналы

Красноярск өлкәсендә ике үсмер малай ТикТокка ролик төшерер өчен чит кешенең мунчасына һәм сараена ут төртә. Аннары алар физика укытучысының өен дә яндырмакчы була. Тик бу вакытта коткаручылар килеп җитеп өлгерә. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Өлкә буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, әлеге вакыйга 13 көрәшче истәлегенә бистәсендә була. 15 яшьлек үсмерләрнең берсе шушы бистәдә яши. Башта алар бакча участогындагы сарайга һәм мунчага бензин сибеп, ут төртә. Дөрләп яна торган корылмалар фонында видеолар төшергәч, үсмерләр ут капмый калган йортка игътибар итә. Йортны да яндырмакчы булалар, ут төртәләр. Бәхеткә, коткаручылар вакытында килеп җитә, диелә хәбәрдә.

Пироманнар җинаять урыныннан качып китеп өлгерә. Тик тиздән аларның өенә участок полиция хезмәткәрләре килеп җитә. Үсмерләрне алдан уйлап чит кеше милегенә зыян китерүдә гаеплиләр. Зыян 100 мең сумга бәяләнә, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100