Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тиктокер кызны вәхшиләрчә үтергәннәр

24 яшьлек кыз мәетен үз фатирында әбисе тапкан.

news_top_970_100
Тиктокер кызны вәхшиләрчә үтергәннәр
https://pixabay.com

Чиләбе өлкәсенең Кыштым шәһәрендә тиктокер кызны вәхшиләрчә үтергәннәр. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

24 яшьлек Анастасия Х.ны үтерүдән шикләнелүчене Чиләбе өлкәсендә тапканнар. Ул — 22 яшьлек егет. «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Егетне кулга алганнар, тикшерү эшләре дәвам итә.

Тикшерү версиясе буенча, 19 сентябрьдә Кыштым шәһәрендә торак йортларның берсендәге фатирда кыз белән егет арасында җәнҗал чыга. Егет кызны буып үтерә, аннары җинаять урыныннан качып китә.

Мәрхүмә кыз мәетен әбисе фатирда таба. Ул ванна бүлмәсендә була.

Мәрхүмәнең дуслары сүзләренә, Анастасиянең фатирында тәрәзәләр төптән ачык була, телевизор һәм ачкычлар югала. Кызлар Анастасияне кем үтерүен башларына да китерә алмый.

Иптәш кызлары сүзләренчә, мәрхүмә Анастасия иҗади кеше, Harley рок-төркемендә җырлый, киләчәккә планнар кора. Ул TikTok алып бара, анда мең язылучысы була.

Күршеләре дә Анастасияне мәрхәмәтле һәм яхшы кыз дип искә ала. Соңгы вакытта азык-төлек кибетендә дә эшләвен искәртәләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100