Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

ТикТок йолдызы Шәкүр бабай: «Үзләре бернәрсә булдыра алмаганнар күп сүгә»

Әле күптән түгел генә үзенең видеолары белән шаккаттырган Шәкүр бабай блогер булып китү тарихын сөйләде.

news_top_970_100
ТикТок йолдызы Шәкүр бабай: «Үзләре бернәрсә булдыра алмаганнар күп сүгә»

Бүгенге көндә инстаграмда нинди генә блогерлар юк та, нинди генә видео төшермиләр. Интернет дәрьясында әле ярты ел элек кенә барлыкка килгән Шәкүр бабай аккаунты инде 16 мең язылучы җыеп та өлгергән.

Аның видеолары шаккаттыра, оятсыз да алар, тиз тарала һәм аның комментарийлары да мулдан. «Юләрлеккә чикләр юк», «Башлары киткән боларның», «Татарда юмор гел билдән түбән инде», «Көләрлек берни юк, кызганыч», «Яшен яшәгән, ә акылы кермәгән» кебек сүзләр арасында «Афәрин, Шәкүр бабай», «Ошамаса, карамагыз» дигәннәре дә очрый.

Блогер Шәкүр бабай тарихы

Гел тәнкыйтьләп язсалар да, кыска вакыт эчендә күп язылучы җыя алган Шәкүр бабайның үзе белән сөйләштек.

Тумышы белән Минзәлә районы Яңа Иркәнәш авылыннан булган Шәкүр бабайның чын исеме Азат икән. Тиздән блогер бабайга 58 яшь тула. Тормыш иптәше Тәслия белән алар 2 бала тәрбияләп үстергәннәр.

Фамилиясе Шәкүров булганга аны шулай йөртәләр. «Мине бөтенесе дә Шәкүр дип йөртә. 5 оныгым өчен мин бабай. Шуннан Шәкүр бабай килеп чыкты.

Без авылда 5 бертуган, безне «Шәкүрләр» дип атап йөртәләр. Кечкенәдән үк инде, Азат дип түгел, ә Шәкүр дип эндәшәләр иде. Мәктәптә укыганда да шулай булды», — дип сөйли башлады ул тәхәллүсенең килеп чыгышын аңлатып.

Азат абый күп еллар буе Чаллыда башта янгын сүндерүче, аннан машина йөртүче булып эшләгән. Бер ел элек кабат туган авылына кайтып төпләнә. «Умарталарым бар. Аларны карар өчен көн дә шәһәрдән кайтып йөреп булмый бит. Шулай җае чыкты да менә, өй алдым, авылга күченеп кайттык. Хатыным Тәслия авыру, ул минем ярдәмгә мохтаҗ. Соңгы 10 елда инвалидлар арбасында.

Тормыш иптәшем Чаллыда «Камаз» заводында югары разрядлы токарь иде. Без аның белән туйда таныштык. Безнең күрше малае өйләнгәндә ул шаһит кыз, ә мин шаһит егете. Ул вакытта яшь, юмор хисле, бөтен авылны диярлек өйләндереп чыккан идем. Туйларда йөреп остардым инде мин. Элек бит шаһитлар уеннар оештырып туйны алып бара иде», — дип, Азат абый хатирәләрендә яшьлегенә кайтып килде.

«Башта үзем дә кыенсына идем»

Азат абыйның блогер булуы көтмәгәндә килеп чыга. Элек тә ул шулай төрле видеолар төшергәләп ватсапка куя торган булган. «Видеоларны яңа елдан соң гына төшерә башладым әле. Башта үзем генә төшергәләдем. Кайвакыт таралып китеп, кире үземә әйләнеп кайта иде.

Блогерлык белән шөгыльләнеп китүем болай булды. Берсендә бал кортлары белән бер видео төшердем. Ана кортлар кыш көне аталарын - сорыкортларны куып чыгара бит, шуны ватсапка куйдым. Ул таралган. Башкорт умартачылары шул видеоны үзләренә куйганнар. Моны миңа бер малай күрсәтте. Шуннан соң нишләп әле аккаунт булдырып, видеоларымны үземә куймаска дип уйладым.

Әкренләп китте шуннан. Аннары кызым да бу эшемне куәтләп алды. ТикТокка да кызым куеп бара. Булган кызык идеяләремне балаларыма сөйлим дә, алар төшерә. Кызым монтажлап, кирәкле җирләргә куя.

Идеяләре барысы да минеке. Кайвакытта шалт бер әйбер күрәсең дә, идеясе дә килеп чыга. Аны төшерә-төшерә ул әзрәк үзгәреп тә киткәли.

Башта оста гына сөйләп булмый иде, кыенсына да идем. Хәзер шомарам инде, остарам», — ди Шәкүр бабай беренче видеолары хакында.

«Үзләре сүгәләр, ә барыбер карыйлар»

Үзенә карата яуган тәнкыйть сүзләренә дә ияләшә башлаган блогер бабай.

«Ул видеолар да бик кызык. Менә мәсәлән, хайваннар, куян тотып төшерәм, аны карамыйлар. Башкалар кебек сүгенмим дә, әллә нинди оятсыз әйбер дә эшләмим үземә калса, ә сүгәләр.

Мәсәлән, бака ашауны куйдым. Аны бит инде мин чынлап ашамыйм. Анда «Ач тәре» дип, әллә нәрсәләр язып бетергәннәр. Менә андыйны умырып карый халык.

Башта ачуым килә иде инде, хәзер басылдым. Җиргә йөзтүбән сузылып "җир сөргән" видеода мине берничә метр тартып алып бардылар. Мин әшәке сүзләр әйтмәдем анда, барыбер сүктеләр.

Кеше яза инде, нишлисең. Берничә минуттан эләктереп алып үзләренең битләренә куеп та өлгерделәр. Кайберәүләр әле мине билгеләп тә тормый. Видеоларымны күп урлыйлар минем.

Бервакыт гаражга кергән идем, иске счетчик күрдем. Шуннан башымда каен суы белән бәйле видео идеясе барлыкка килде. Имәнле дигән авыл бар иде, ул инде безнең авыл белән тоташып беткән. Анда хәзер бернәрсә калмаган. Шуннан ут тарттык дисәм, кызык булыр дим үземчә. Су аккан эпизодын ишегалдында төшердек.

Минем әллә нинди идеяләрем бар әле. Ярдәмчеләр генә кирәк.

Әшәке комментарийлар гына кәефне боза кайвакыт. Укып барам мин аларны. Кайбер кешеләр аны артык чын итеп кабул итә ахры, аларны да аңлыйм инде мин. Көнләшүчеләр дә бар. Башта авылдашлар да «Шәкүрнең башы киткән, Шәкүр хыялланган», дигәлиләр иде. Хәзер ияләште инде алар да.

Караулар артса, сөенәсең инде. Күпме кеше караган икән дип кич яткач, кереп карыйм мин. Кызык бит. Мактасалар, тагын бер сөенеч арта. Ә акча эшләп була диюләренә бик ышанып та бетмим әле, булса, комачауламас иде.

Мине сүккән берәүнең аккаунтына кереп карадым. Ул кайчандыр үзе дә маймылланып караган да, булмаган гына. Аныкын караучылар 20 кешедән артмаган. Менә шундыйлар күп яза иң борычлы тәнкыйть сүзләрен. Үзләре бернәрсә булдыра алмаганнар күп яза инде. Кеше сүгеп тора, ә видеоны карап баралар. Ярар сүксеннәр», — ди блогер.

Азат абый үзенең видеоларында катнашкан башка геройлар белән дә таныштырды: «Айзат безнең күрше малае. Күренгәләгәннәре авыл кешеләре. Берсендә каенэнекәшнең хатыны да төште. Калган видеоларда еш күренүче хатын-кыз — күршем Вәсилә. Күп кеше кыенсына шул, аның остасын табып булмый әле.

Мин бит видеоларымны әллә ничәшәр көн әзерләнеп төшермим. Репетицияләр ясап тормыйбыз без. Башыма бер идея килә дә, төшереп тә алабыз. Айзат белән Вәсиләгә аңлатам да, эшкә тотынабыз", - дип аңлатты ул.

«Сәяси темаларга кермим»

Блогер бабайны тәнкыйть сүзләре генә туктатмаячак. Ул алга таба да видеолар төшерергә җыена. Әмма Азат абый сәяси темаларга кагылмаячак. Аның төп темасы — авыл тормышы, умарта һәм балык тоту.

Юморист Шәкүр бабайның әтисе бик җор телле кеше булган икән. Балалары да әтиләренең блогерлык эшенә сүз әйтмиләр. Әтисенә видео монтажлап торучы һәм тик-ток дөньясын күрсәткән кызы Нәзлия белән дә сөйләштем.

«Әтинең видео төшереп ватсапта җибәрүен күрдек тә, ирем белән уйлашканнан соң, үзенә аккаунт ачарга булдык. Бераздан ТикТокка да кердек.

Бөтен видеоларның идеяләрен дә үзе уйлап таба. Оялмый, сөйли белә. Видеоны төшергәнче башта бөтен нечкәлекләрен дә сөйләшеп алабыз. Без аның бу шөгыленә яхшы карыйбыз. Тәнкыйтьлиләр, димәк карыйлар дигән сүз бит. Җырлап кына йөрсә, караулар моның кадәр үк булмас иде әле», — ди Азат абыйның кызы Нәзлия.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100