Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

ТikTok статистикасы: татарларны башкортларга караганда 5 тапкырга ешрак эзлиләр

Татарлар белән бәйле видеоларны караулар йөзләгән миллионга җиткән.

news_top_970_100
ТikTok статистикасы: татарларны башкортларга караганда 5 тапкырга ешрак эзлиләр

ТikTok –тагы хэштеглар статистикасыннан күренгәнчә, хәзерге вакытта бу социаль челтәрдә #татары дип билгеләнгән видеоларны караулар саны #башкиры дип билгеләнгән видеоларны караулардан 4,7 тапкырга артып киткән.

#татары дип билгеләнгән видеоларны 403 миллион тапкыр караганнар, #башкиры исә 84,5 миллион тапкыр каралган.

Татарлар һәм башкортлар белән бәйле башка хэштеглар буенча рейтинг түбәндәгечә:

#татар – 90,7 миллион карау, #башкорт 23,1 млн карау

#татарлар – 114 млн карау, #башкоттар – 20,5 млн карау

#татаркызы 10,5 млн карау, #башкорткызы 1,3 млн карау

ТikTok соцчелтәрендә әлеге хэштеглар белән бәйле видеолар күбесенчә күңел ачу форматында, яшьләр стилендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100