news_header_bot
Язманы тыңлагыз

TikTok челтәрендә Түбән Камадагы гаҗәеп тукталышлар турында клип таралды

Түбән Камага кунакка килгән кеше шәһәрнең тукталышларын ошаткан.

news_top
TikTok челтәрендә Түбән Камадагы гаҗәеп тукталышлар турында клип таралды

TikTok челтәрендә @leushin1972 никлы кулланучы Түбән Кама шәһәрен тукталышларына багышлап клип урнаштырган. Бу турыда НТР 24 каналы хәбәр итте.

Видеода пыяла павильон сурәтләнгән, анда телевизор, USB-розетка, чүпне аерып җыю өчен савытлар бар. Ролик авторы эчтә утыру да уңайлы дип әйтә.

Ролик авторы автобусны көтеп җиткерә алмаган булса кирәк. Ул шул рәвешле транспорт проблемасын күрсәтмәкче булгандыр. Бу проблеманы 2021 елның кварталында хәл итәргә җыеналар. Шәһәр мэры Айдар Метшин йомгаклау матбугат чарасында шул хакта сөйләгән.

Челтәр кулланучылар мондый павильоннарның бик үк җылы булмавын әйтә, алар шәһәрдә бик аз булуын да язалар. Тукталышларның күбесе иске һәм җилдән дә сакламый, диләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар