Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тикшерү комитетыннан 15 миллион урлаган подполковник Марат Шакиров пирамидада булган

Урланган акча әлегә табылмаган.

news_top_970_100
Тикшерү комитетыннан 15 миллион урлаган подполковник Марат Шакиров пирамидада булган
Алинә Фәйзрахманова

Татарстанда тикшерү бүлеге бинасыннан 14,6 миллион сум салынган сейфны урлаганнары хакында язган идек. Сейф

Акча 4 бүлек җитәкчесе урынбасары Искәндәр Субаев сейфында сакланган булган. Ул дүшәмбе көнне эшкә килгәч кенә карак килгәнне күрә.

Кайбер фаразлар буенча, сейфта «Эссен Продакшн АГ» кибетеннән алынган документлар һәм акча булган. Битлек кигән кешеләр бинага керә, күзәтү камерасын каплый һәм акча белән документларны урлап чыгып китә. Шунысы гаҗәп — шәһәр үзәгендәге бинаның бернинди сагы да булмый.

Дүртенче бүлек аеруча мөһим эшләрне тикшерә. Мәсәлән, бу бүлек Татфондбанк һәм Роберт Мусин эшен алып барды. Шәһәр үзәгендә һәм мөһим бүлек булгач, каравылчы кирәк тә булмаган дип уйлаганнар күрәсең.

Бераздан караклар ачыклана. Ул — 37 яшьлек тикшерүче-криминалист, подполковник Марат Шакиров. «В Казани поймут» каналы язуынча, Марат Шаиров «Финико» пирамидасына эләккән һәм танышларыннан бурычка алып, пирамидага салган. Пирамида ишелеп төшкәч, бурычын кайтарырга кирәк була. Тикшерүче кибеткә арест салган вакытта документларны гына түгел, кассадагы акчаны да ала һәм сейфка бикләп куя. Ә инде төнлә иптәшләре белән акчаны алырга килә.

Акчаны урлар өчен ул Әлмәттән якташларын чакыра. Алар — 20 яшьләр тирәсендәге Елисон, Нургалиев, Карабаев һәм 30 яшьлек Дживан Мхитарян. Марат Шакиров аларга иллешәр мең сум акча вәгъдә иткән.

Тегеләр акчаны алып чыга, ә тикшерүче, берни булмагандай, эшкә килә. Әмма ул үзен сәер тота, шуңа да коллегалары аннан шикләнә башлый. Аның артыннан күзәтеп йөри башлыйлар һәм Казаннан качмакчы булганда кулга алалар.

Шакировның үзендә акча булмый. Урлашуда катнашкан өч кеше тотыла, ә дүртенчесен әлегә тота алмыйлар. Акча нәкъ менә шунда булган дип фаразлыйлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100