Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тикшерү комитеты Ставропольеда полиция полковнигының «алтын сарае»ннан видео күрсәтте

Ришвәт өчен тоткарланган ЮХИДИ башлыгының өендә унитазлар да алтын белән ясалган.

news_top_970_100
Тикшерү комитеты Ставропольеда полиция полковнигының «алтын сарае»ннан видео күрсәтте

Россия Тикшерү комитетының Төньяк-Кавказ федераль округы буенча Тикшерү идарәсе Ставрополье крае буенча Эчке эшләре министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы, полиция полковнигы Алексей Сафонов җитәкчелегендәге оештырылган төркем аеруча зур күләмдә ришвәт алу факты буенча җинаять эше ачты. Бу турыда ведомство сайтында хәбәр ителә.

Тикшерүчеләр төшергән оператив видео ведомствоның рәсми сәхифәсендә урнаштырылды. Кадрларда зур өй, аның эчендә зиннәтле җиһазлар, алтын ванна һәм унитазлар сурәтләнгән.

Тикшерү ачыклаганча, оештырылган төркемдә катнашулар край территориясендә ашлык һәм инерт йөкләр ташу өчен ялган пропусклар ясаган, шуны тарату өчен акча алганнар. Моның өчен аларга гомуми суммасы 19 миллионнан сумнан артык булган ришвәт биргәннәр.

Алексей Сафонов һәм ул җитәкли торган төркемдәге алты кеше тоткарланган, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100