news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тикшерү комитеты Минзәләдә тәҗрибәле парашютчыларның ничек үлгәнен әйтте

Кичә Минзәлә аэроклубында шөгыльләнүче ике парашютчы самолеттан сикергәндә һәлак булды.

news_top
Тикшерү комитеты Минзәләдә тәҗрибәле парашютчыларның ничек үлгәнен әйтте

Россия Тикшерү комитеты 34 һәм 48 яшьлек тәҗрибәле ике спортчының һәлак булуына ачыклык кертте.

Җиде спортчы дүрт йөз метр биеклектән мең дә алты йөз метрга кадәр “ирекле төшү” ысулы белән күнекмә ясаган.

Җиргә төшәр вакыт җиткәч, алар парашютларын ача башлаган. Шул чакта спортчыларның берсе икенчесенең ачылган парашютына бәрелгән. Бу мизгелдә алар икесе дә аңын югалткан. Аларны җиргә запас парашют алып төшкән.

Парашютчыларның берсе каты имгәнгән, ул “ашыгыч ярдәм” машинасында үлгән. Икенче спортчы хастаханәдә реанимация бүлегендә җан биргән.

Мәрхүм спортчылар моңа кадәр чама белән 600 тапкыр парашют белән сикергән булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар