news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тикшерүне сузмагыз! Яшь хатын-кызларда киң таралган яман шешнең беренче билгеләре

news_top

Аналык муентыгы яман шеше – ракның яшь хатын-кызларда киң таралган төрләренең берсе. Көн саен Британиядә генә дә 2 хатын-кыз шушы авырудан вафат була. Бу чирне «тыныч үтерүче» дип атыйлар, чөнки аның билгеләрен еш кына җиңелрәк проблемалар белән бутарга мөмкин, мәсәлән, күп менструация яки гади арыганлык белән. Бу турыда «АиФ» яза.

«Сузмагыз! Аналык муентыгы яман шешенә тикшеренү катлаулы түгел. Табибка барып «мазок» тапшыру да җитә», – диелә бу хәбәрдә.

Авыру билгеләренә, кан килүдән тыш, гадәти булмаган бүлендекләр, якынлык вакытында кан күренү, эч авырту яки бот сөякләре арасында авырту керә. Кайчак авырту аркага да бирелә. Авыруны иртә ачыклаган очракта, 5 елдан да күбрәк яшәү ихтималы 95 % тәшкил итә. Соңгы стадиядә исә ул бары тик 15 % була.

Аналык муентыгы рагын тикшерү катлаулы түгел. Моның өчен табибка баргач гади «мазок» тапшыру җитә. Кайбер белгечләр, яшь кызлар җенси тормыш белән яши башлагач бернче тестны ясатырга тиеш, дип саный.

Иң мөһиме хатын-кызлар үзләре тикшеренүне сузмасын. Вакытында табибка мөрәҗәгать итү – иң ышанычлы юл. Эштән сорап китү, вакыт таба алмау кебек сәбәпләр тикшеренүгә комачауларга тиеш түгел, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар