Тикшерү комитетыннан акча урлаган подполковник махсус операциягә китеп котылмакчы
Тикшерү комитетының төбәк идарәсе бүлеген талаган һәм хезмәттәшләре исеменә миллионлы кредитлар рәсмиләштергән Марат Шакиров фронтка барып гаебен юмакчы була.
Әхлакый принциплары булмаган кешенең башкаларның әхлак принципларына басым ясарга тырышуын күзәтү мәзәк сыман. Әлеге очракта сүз шактый шау-шу тудырган погонлы җинаятьче – Тикшерү комитеты подполковнигы, криминалист Марат Шакиров турында бара. Аның эшен Казанның Вахитов районы суды инде ел ярым диярлек карый. Бу хакта суд утырышында булып кайткан KazanFirst журналисты Аделя Рахматуллина яза.
- Җинаять 2021 елның октябрендә була. Аны оештыручы – Марат Шакиров. Ул 22 яше дә тулмаган 4 егетне яллый һәм бу кешеләр ТР буенча Тикшерү комитетына килә һәм Марат Шакиров эшләгән «элиталы» бүлектән 15 миллион сум акча яткан сейфны урлый. Барысы да бик гади генә була – кич бина янына киләләр, беренче кат тәрәзәсеннән керәләр. Анда беркем дә булмый. Сигнализация дә ни өчендер эшләми. Җинаятьчеләр бүлектә җитәкче урынбасары булган Искәндәр Субаев сейфын тәрзәдән ала һәм чыгып китә. Сейфны Әлмәткә алып кайтып ачалар (бу дүрт кеше Әлмәттән).
Шакиров яллаган 3 егет инде хөкем ителде – 20 яшьләр тирәсендәге ирләргә реаль сроклар бирелде. Бишенче җинаятьче әлегә кадәр халыкара эзләүдә – ул барлык акчалар белән кача. Шакиров урлаганнан тыш, законсыз рәвештә хезмәттәшләре исеменә берничә миллион сумлык кредитлар да рәсмиләштерүдә дә гаепләнә. Бу суд тикшерүе барышында ачыклана.
Шакиров, суд утырышы барышында чыгыш ясаганда, кәгазь битенә алдан язып куелган пафос тулы сүзләрне укыды. Аның чыгышын тыңлаганда, кайбер җөмләләре хәтта судьяны да елмаерга мәҗбүр итте. Шакиров гаебен үз теләге белән махсус хәрби операциягә барып төзәтергә теләвен әйтте. Чыгышында ул Россиянең һәм аның гражданнарының киләчәге, балаларны коткарырга кирәклеген әйтте, ә аны төрмәдә тоту армияне тәэмин итүче салым түләүчеләр җилкәсенә төшәчәген сөйләде. Шулай ук ул Россия Кораллы көчләренең контракт төзергә әзер булуын да билгеләп үтә.
«Россия Көнбатыш илләренә каршы сугыш алып бара. Мин берничә тапкыр Донбасс территориясендә Россия Федерациясе Кораллы Көчләре составында махсус хәрби операциядә катнашырга теләк белдердем. Уртак Ватаныбызны киләчәк буыннарыбызга янаучы неофашизм һәм неонацизмнан саклау өчен хәрби хәрәкәтләрдә катнашудан тыш, законнарда каралган башка ысуллар миндә юк», – дип, кәгазьгә төшерелгән сүзләрне Шакиров үзе дә аңлап бетермәгән сыман көчкә-көчкә укып чыкты.
Шакиров хәзер, балаларның киләчәге турында уйлавын белдереп, икейөзле сүзләр сөйләде, ләкин ул хезмәттәшләре исеменнән ялган документлар ясаганда һәм Тикшерү комитетыннан акча урлаганда болар турында никтер уйламаган.
«Хәзерге вакытта укытучылар, балалар тренерларын фронтка чакыралар, шуның белән балаларны тәрбияләү өлкәсен зәгыйфьләндерәләр. Көн саен, Ватанны яклап, безнең геройлар үлә. Кем аларның урынын алыр? Төрмәдә утырып чыккан кешеләр, наркология һәм психиатрия учреждениеләреннән чыгучылар», – дип сүзен дәвам итте хөкем ителүче.
Тагын берничә кызык факт: Шакиров талаудан килгән зыянның бер тиенен дә кайтармаган (инде искәртелеп киткәнчә, 15 миллион сумны урлаучының эзсез югалган), хезмәттәшләре исеменә рәмиләштерелгән кредит миллионнарының да язмышы билгесез. Банклар бурычлар рәсми рәвештә рәсмиләштерелгән кешеләргә карата дәгъва белдермәгән, димәк, бу эпизодлар буенча зыян күрүчеләр юк, һәм акчаларны да кире кайтарырга кирәкми.
Подполковникның реаль эшләре һәм аның чыгышлары арасындагы каршылыкларны күрсәтү өчен, тагын берничә өземтә китерәбез:
«Ватаныбызны саклау һәм сугыш чорында халыкка ярдәм итү өчен, миңа шартлы срок рәвешендә җәза бирүегезне сорыйм».
«Сез, җаваплылыктан курыкмыйча, минем Ватаныбызны саклау теләгемне канәгатьләндерерсез һәм үз карарыгыз белән Путинны хупларсыз, дип ышанам. «...» Сугыштагы максат – үзеңне саклап калу түгел, ә киләчәк буыннар өчен тормышны саклап калу. Читтән безгә ярдәм юк – безгә бер-беребезгә ярдәм итәргә һәм якларга гына кала».
«Прокурор позициясе бюрократик практикага нигезләнгән һәм Россиядәге хәзерге вазгыятькә каршы килә. Бюрократик карарлар кабул итү түгел, ә чынбарлыктан чыгып эш итәргә кирәк: чынбарлык – киләчәк өчен неонацизм һәм неофашизмга каршы сугыш».
«Сез үз карарыгызны Россия Федерациясе исеменнән кабул итәсез. Бу очракта мин сездән дәүләт мәнфәгатьләренә туры килә торган гадел карар кабул итүегезне сорыйм: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!»
Шакиров үз җинаятьләренең милек характерында булуын һәм җәмгыятькә зур зыян китермәвен, шуңа күрә ул төзәлү өчен инде җитәрлек срок утыруын әйтте (тоткарланганнан соң, ул СИЗОда утыра). Гаепләнүченең яклаучысы Шакиров карамагында хатыны һәм авыру әнисе булуын, аның үз гаебен тулысынча тануын һәм тикшерүгә ярдәм итүен билгеләп үтте һәм моны җинаять җаваплылыгын җиңеләйтә торган шартлар дип атады.
Погонлы җинаятьче зыянны капларга теләгән дә икән, тик менә Тикшерү комитеты вәкиле тәкъдим иткән реквизитлар буенча никтер акча күчереп булмаган... Шакировның адвокаты утырышларның берсенә хәтта үз портфелендә акча китергән һәм Тикшерү комитеты вәкиленә тапшырырга теләгән, ләкин аның акчаны кабул итү вәкаләтләре булмаган. Тикшерү комитеты вәкиле сүзләренчә, адвокат та, Шакиров үзе дә бу хакта бик яхшы белгән.
Сүз уңаеннан, Шакиров үзе түләргә теләгән сумманы нигәдер атамады, адвокатка да әйтмәскә кушты. Аның «өлешчә түләү суммасы» булуы гына билгеле. Закон буенча, 10 сум да «өлешчә түләү» итеп кабул ителә ала. Шунысы мәгълүм, 3 хөкем ителүченең реквизитлар белән проблемалары булмаган. Дөрес, алар сейф бәясен генә түләгән – 14600 сум.
Прокуратура Шакиров өчен 7,5 ел гомуми режимлы колония җәзасы сорый. Суд үз карарын 27 февральдә чыгарыр, дип көтелә.