news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тикшерү Комитеты Түбән Камага БПЛА һөҗүменнән соң теракт турында җинаять эше ачкан

news_top

Россия Тикшерү Комитеты Түбән Камага дошман БПЛА һөҗүменнән соң террорчылык акты турында җинаять эше кузгатты. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының рәсми вәкиле Светлана Петренко хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

«Россия Тикшерү комитеты тыныч гражданнарга каршы чираттагы террорчылык актларын башкарган Украина хәрбиләренең гамәлләренә җинаять-хокукый бәя бирәчәк», – диелә хәбәрдә.

Тикшерүчеләр һәм криминалистлар вакыйга урыннарында эшли. БПЛА фрагментлары һәм башка матди дәлилләр буенча суд экспертизалары билгеләнәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар