Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тикшерү дип уйлаганнар: ДПСниклар МВД министры урынбасарын танымыйча, правасыз калдырган

news_top_970_100

Киров өлкәсе Эчке эшләр министрлыгы идарәсе җитәкчесе урынбасарын исерек килеш машина йөрткәндә тоткарлаганнар. ДПС инспекторлары башта аны танымаган, соңыннан үзләрен ФСБ тикшерә дип уйлаган.

Андрей Вороновның «Audi Q5» машинасын дачадан кайтып барганда туктаталар. Полковник машинадан чыга, инспекторларга яный, таныклыгын болгый башлый. Инспекторлар алкоголь исен сизә, җитәкчене шундук танымыйлар, ә таныгач, моны ялган дип уйлыйлар.

Фото: © «Топор 18+» Телеграм-каналы

Медицина тикшерүе узганда Вороновның исерек булуы ачыклана, канында 0,35 промилле алкоголь табыла. ДПСниклар исә моны «тикшерү булырга мөмкин» дип шикләнә һәм барысын да ничек тиеш – шулай теркиләр. Нәтиҗәдә, машина штрафстоянкага китә. Хокук бозучының машина йөртү таныклыгын алалар, 30 мең штраф салалар, җитмәсә, эшеннән дә куалар.

Бөтен ДПСниклар да үзләрен тикшерәләр дип уйласа, ничек булыр иде икән?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100