Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тик утырып ябыгып буламы?

Баш миен актив җәлеп иткән кешеләр эшсез утыручыларга караганда 200-250 килокалорийга күбрәк сарыф итә икән.

news_top_970_100
Тик утырып ябыгып буламы?
https://pixabay.com/ru

Француз, Канада һәм Россия галимнәре тик утырып ябыгу серләрен ачкан. Моның өчен нибары шахмат уйнарга, математик биремнәр чишәргә һәм яңа мәгълүмат ятларга гына кирәк икән. Алар ярдәмендә баш мие күбрәк калория куллана һәм тән авырлыгы кими. Әлеге тикшеренүләр нәтиҗәләрен «РИА Новости» бастырган.

Француз тикшеренүчеләре аңлатканча, шахмат уены вакытында кешедә йөрәк тибеше һәм сулыш ешая, бу метаболизмга тәэсир итә ала. Шахмат уйнаучылар, йөзүчеләр яки йөгерүчеләр кебек үк, килокалорийны яндыра ала икән.

Канада галимнәре катлаулы математик мәсьәләләрне чишкәндә яки яңа мәгълүматны ятлау барышында баш мие күбрәк энергия сарыф итә, дигән нәтиҗәгә килгән. Баш миен актив җәлеп иткән кешеләр эшсез утыручыларга караганда 200-250 килокалорийга күбрәк сарыф иткән.

П. К. Анохин исемендәге нормаль физиология фәнни-тикшеренү институтының Россия тикшеренүчеләре фикеренчә, стресс һәм эмоциональ кичерешләр шулай ук баш мие тарафыннан калорияләрне куллануны 30-40%ка арттырырга мөмкин. Белгечләр күзәткән 75 студент эксперименты әлеге теорияне раслаган. Катлаулы имтиханга кадәр 72 сәгать кала алар гадәттәгедән 750 килокалорийга күбрәк сарыф итсәләр, имтихан көнендә 1000 калорийга күбрәк кулланылган.

Америка белгечләре, үз чиратында, өлкәннәр баш эшләтә торган биремнәр башкарганда, сирәк ябыга, дип билгеләп үтә. Балалар, киресенчә, биш-алты яшьтә авырлыкларын кисәк югалта ала икән. Бу интеллект үсеше өчен кирәк булган югары энергия чыгымнары белән бәйле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100