Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тик төшләргә кереп әнкәңә, «сабыр ит» дип, бәлки, дәшәрсең»

news_top_970_100
«Тик төшләргә кереп әнкәңә, «сабыр ит» дип, бәлки, дәшәрсең»

Махсус операциядә һәлак булган Чүпрәле районы Иске Ишле авылы егете Мердеев Әлфис Марат улы 2000 елның 10 маенда туган. Быел 14 августта махсус операциядә һәлак булган. Фиркат Хәлим аккаунтында аңа багышлап язылган шигырь һәм видео куйган.

«Тетрәндереп күңел кылларын,

Яраларны кабат яңартып,

Нигә киттең безнең арадан,

Авыл өстен төтен каралтып?

Яшәргә дә әле яшәргә

Тиеш идең безнең арада.

Синең янга бары догалар,

Очар коштай хәзер барала.

Күз яшьләре тамган эзләрдән,

Чәчкә атар килер язларда.

Кара таплар инде кундылар

Әнкәң биргән тәүге назларга.

Гомер бирдең илең халкына,

Батыр булып инде яшәрсең.

Тик төшләргә кереп әнкәңә,

«Сабыр ит», – дип, бәлки, дәшәрсең.

Юк, ышанмый безнең күңелләр,

Син үлмәгән, син бит яшь әле.

Күңелләрнең ниләр уйларга,

Аптыраган көйсез бер мәле».

Гөлнар Әхмәтҗанова, Чүпрәле районы, Иске Ишле – Казан. 3.09.2024

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100