«Анда чебен дә мәхәббәт белән шөгыльләнмәгән» - Илсөя Бәдретдинова яңа машина алган
Җырчы Илсөя Бәдретдинова яңа машина алган. Инде берничә ел йөргән «Тойота» машинасын исә сатарга уйлаган. Озак уйлап тормыйча, Илсөя белдерүне болай дип язып куйган:
«Тигр»ны сатам, дуслар. Бәрелмәгән, сугылмаган, тәмәке тартмаган. Чебен дә мәхәббәт белән шөгыльләнмәгән. Бер генә водитель йөргән. Чип-чиста, шәп машина».
Яңа машинага күчеп утыруының сәбәбен Илсөя монысына сыймый башлаулары белән аңлата. «Зурракны алдым», – дигән ул. Әлегә маркасын да, төсен дә әйтмичә, сер итеп калдырган.