news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тигр елгасында балалар һәм хатын-кызлар утырган паром баткан: дистәләрчә кеше һәлак - видео

Тигр елгасында балалар һәм хатын-кызлар утырган паром баткан: дистәләрчә кеше һәлак - видео

news_top
Тигр елгасында балалар һәм хатын-кызлар утырган паром баткан: дистәләрчә кеше һәлак - видео

Иракта Тигр елгасында паром баткан. Һәлак булучылар саны алтмышка җиткән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Пассажирларның күбесе хатын-кызлар һәм балалар. Судан иллеләп кешене коткарганнар. Бу урында агым бик көчле булу сәбәпле, коткару эшләр бик катлаулы, диелгән бу хәбәрдә.

Паром 75 кеше йөртү өчен эшләнгән. Фаҗига булган вакытта бортта 170ләп кеше төялгән булган. Паром ни сәбәпле һәлакәткә очраганы әлегә билгеле түгел.

Видео кадрларында капланган паром, аның яныннан йөзеп баручы кешеләр күренә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар