Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тиешсез урында урамны чыккан 75 яшьлек пенсионер хатынны йөк машинасы таптатып үтергән

news_top_970_100
Тиешсез урында урамны чыккан 75 яшьлек пенсионер хатынны йөк машинасы таптатып үтергән

Кичә кич, 12 гыйнварда, 16:05 сәгать тирәсендә, Казанның Серов урамында 75 яшьлек хатын-кыз йөк машинасы астына кереп һәлак була. «Ситрак» автомобилен йөртүче 1976 елгы, аның 23 ел стажы булган.

Видеокамерадан күренгәнчә, пенсионер хатын светофорның яшел уты сүнеп, сарысы янгач, ике автомобиль арасыннан юлны чыга башлый. Ул йөк автомобиленә якын ук була һәм йөртүче, аны күрмичә, өстенә менә. Җәяүле авыр җәрәхәтләр алып, шул ук урында һәлак булган, дип сөйли Россия Эчке эшләр министрлыгы Казан шәһәре идарәсе Юл патруль хезмәте полкының 2 батальоны 2 ротасы командиры, полиция капитаны Владислав Богатов.

Шул ук вакытта, шул урындагы камерада өлкән яшьтәге тагын бер ир кешенең шулай ук ике автомобиль арасыннан чыгып киткәне күренә.

Дәүләт автоинспекциясе юлларда сак булырга чакыра.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100