Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Тиешле сумма юк": Башкалада 41 миллион урлап качкан кассирны эзлиләр

"Тиешле сумма юк": Башкалада 41 миллион урлап качкан кассирны эзлиләр

news_top_970_100
"Тиешле сумма юк": Башкалада 41 миллион урлап качкан кассирны эзлиләр
Мәскәүдә 41 миллион сум акча урлап качкан кассир хатынны федераль эзләү игълан ителгән. Җинаять башкала үзәгендә урнашкан валюта алмаштыру пунктында булган. Бу турыда бүген үз чыганагына сылтама белән РИА Новости агентлыгы хәбәр итте.

Кассир хатын клиентның 41 миллион сум акчасын алып качкан. "Җинаятьтә гаепләнүче хатынны федераль эзләү игълан ителде", - дип әйткән агентлык чыганагы.

РИА Новости агентлыгына Мәскәү полициясе матбугат хезмәтендә белешмә биргәннәр. Җинаять Елисеевский проспектында урнашкан валюталар алмаштыру пунктында була. Бер фирма директоры валюта алмаштырырга килә. Аның белән инкассаторлар да була. Фирма директоры 41 миллион сум акчаны долларга алмаштырырга җыена. Кассир акчаларны саный. Ул кирәк кадәр күләмдә акча булмавын әйтә һәм урамга чыгып көтеп торырга сорый.

Шуннан соң кассир хатын акчаларны ала һәм кача.

41 миллион сум урлауда шикләнелүче кассирга карата мошенниклык маддәсе буенча җинаять эше ачылган, аны ун елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал.

  • Кичә Уфада банктан 6,5 миллион сум урлауда шикләнелүче хатынны тоттылар.
  • Салават шәһәрендәге банктан 20 миллионнан артык акча урлауда шикләнелүче Луиза Хәйруллинаны Казанда 4 июльдә тоттылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100