news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Әтием күкләрдә». Башкортстанның авыл блогеры Айдар әтисенә багышлап видео төшергән

Күңелле егет күңелсез видео белән уртаклашты.

news_top

Башкортстанның авыл блогеры Айдар Кәлимуллин хисләре белән уртаклашкан видеоны инстаграмда урнаштырды.

«Күңелле егеттән күңелсез видео. Мин үзем кичергән хисләр палитрасын сезгә аңлата алдыммы икән? Бу роликны карау да кыен. Ә болай, дуслар, бар да яхшы, артык әйбер язмагыз, яме. Барыгызга да рәхмәт», — дип яза ул.

Роликта Айдар елмаюлы кадрлар күрсәтә, аларның астына «мин казанышларыма сөенәм» дип язылган. Аннары Айдар елаган мизгел сурәтләнә. «Минем әтием күкләрдә», - дигән язу чыга.

Инстачылар барысы да Айдарның кайгысын уртаклаша. «Авыр туфрагы җиңел булсын», «Ул синең белән горурлана», «Ул барысын да күрә һәм һәрвакыт синең янда була», «Шәп егет син», «Каз тәннәре чыкты», «Елаттың», диләр, күбесе үзе дә елап утыруын яза.

  • Айдар Кәлимуллин - Башкортстан блогеры. Ул авыл тормышы турында видеолар, фотолар төшерә, төрле вакыйгалар турында роликлар ясап куя.
  • Башкортстан фермеры ике атын һәм колынын урлау турында елый-елый сөйли дип язган идек.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар