news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Әтиегез юлыннан киткәнсез икән» — Айдар Галимовның кызы Айгизә парашютта сикергән

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимовның кызы Айгизә Галимова парашютта сикергәнен инстаграм сәхифәсенә куйган.

news_top
«Әтиегез юлыннан киткәнсез икән» — Айдар Галимовның кызы Айгизә парашютта сикергән
https://www.instagram.com/aigiza___/

Мин дөньяда иң бәхетле кешедер. Сигез яшьмени диярсең, шулкадәр рәхәт! Бер дә курыкмадым.

Һавада син беркемгә дә бәйле түгел, бернәрсә турында уйламыйсың. Башта бары тик бер уй — тормыш матур һәм гаҗәеп! Һавада син проблема һәм куркулардан азат.

Ирекле кош кебек аска төшәсең дә төшәсең. Бәхеттәнме, әллә инде шатлыктанмы, күзләр яшь белән тула. Парашют ачылганда колак тонып ала. Борынны кысам, булыша! Тирә-якка карыйм да, эмоцияләрдән кычкыруымны дәвам итәм.

Очкычтан аска таба төшәргә карар кылдың икән, бу дөньяда куркырлык әйбер юк башка, — дип язган хис-кичерешләрен Айгизә.

Айгизәгә халык теләктәшлек белдергән: «Әтиегез дә десантник иде бит, аның юлыннан киткәнсез икән», «Мин сикерер идем микән, белмим. Шәп язгансың», «Кайф», «Тәвәккәл икәнсең», «Бер дә курыкмыйсыз икән», «Мин дә хыялланам», — дигәннәр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар