Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әтиебез дә үлгән иде бит». Үсмер малай энесе белән сеңлесен янгыннан коткарган

Тол калган Наталья өч баласын ялгызы гына тәрбияли.

news_top_970_100
«Әтиебез дә үлгән иде бит». Үсмер малай энесе белән сеңлесен янгыннан коткарган
https://pixabay.com

Свердловск өлкәсендә ягында 15 яшьлек малай энесе белән сеңлесен янгыннан коткарган. Янгын чыкканда балалар өйдә үзләре генә була. 15 яшьлек Николай югалып калмый, ул нәни энесе белән сеңлесенә ярдәм итү юлын таба. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

«Түбәдә шатырдаган тавыш ишеттем, чыксам — барысы да яна иде инде. Сеңлем кычкыра башлады», — ди үсмер малай.

Агач йортны бик тиз арада ялкын чолгап ала, коткаручылар килгәндә барысы да диярлек янып беткән инде. Николай 5 яшьлек Полинаны кулына күтәрә, 10 яшьлек Сашаны җитәкли һәм уттан алып чыга.

Балаларны аналары ялгыз гына тәрбияли, ул заводта эшли. Фаҗига булган кичне бер сәгатькә генә өйдән чыгып киткән, әни кеше азык-төлек алып кайтмакчы булган. кызганычка каршы, нәкъ шул вакытта өйдәге электр үткәргечендә кыска ялганыш була һәм янгын чыга.

«Мин улым белән бик горурланам. Ел ярым элек әтиләре үлде, безнең әтиебез үлде бит. Ул минем төп терәгем инде», — ди Наталья.

Түбән Серга авылында 9 мең кеше генә яши, алар 15 яшьлек Николайның батырлыгы турында тиз арада белеп ала.

Батыр егетне Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк буенча идарәсе дә котларга җыена.

Натальяга завод торыр урын бүлеп биргән, авылдашлары кием-салым һәм җиһазлар белән ярдәм итә, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100