Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тибүеңнән туктама»: татар эстрадасында шундый исемле җыр чыкты

news_top_970_100
«Тибүеңнән туктама»: татар эстрадасында шундый исемле җыр чыкты
"Татар-информ" архивы

Татар эстрадасында чагыштырмача яңа гына килеп кереп, танылып өлгергән Рафис Кәлимуллин чираттагы дәртле җырын тәкъдим итте. Җырның исеме бик мәзәк - "Тибүеңнән туктама!". Сүз йөрәк турында икән.

«Бу җыр күңелемдә аерым урын алып тора! Ышанам, сезгә дә хуш килгәндер. Йөрәгем, тибүеңнән туктама, максатлар зурдан. Алга! Алга, бары тик алга!» – дип язган җырчы.

«Тибүеңнән туктама» җырының авторлары – Гөлфия Шакирова һәм Ринас Әхмәтов.

«Молодец, брат. Уңышлар телим үзеңә. Җырлар кирәк булса, тагын шалтырат яме», – дип комментарий калдырган җырның көен язган Ринас Әхмәтов.

Җырчының тамашачысы да яңа иҗат җимешен җылы кабул иткән, «ут» билгеләре шул хакта сөйли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100