Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әти, зинһар, кирәкми» — Подъезд янында бер ир-ат хатынын суярга маташкан

Ир-ат элеккеге хатыны янына йөгереп килә, чәченнән йолкып ала, юл буйлап сөйрәп йөри, пычак белән кадый.

news_top_970_100
«Әти, зинһар, кирәкми» — Подъезд янында бер ир-ат хатынын суярга маташкан
https://pixabay.com

Оренбург шәһәрендә бер ир-ат йорт подъезды янында элеккеге хатынына пычак белән һөҗүм иткән, берничә тапкыр кадаган. Әнисен каршы алырга чыккан 20 яшьлек егет әтисен туктатырга өлгергән. Бу турыда Оренбург өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән НТВ каналы хәбәр итте.

Фаҗига Липовая урамында күп катлы йорт янында була. Ир-ат элеккеге хатыны янына йөгереп килә. Ул хатынның чәченнән йолкып ала, юл буйлап сөйрәп йөри, пычак белән кадый. 40 яшьлек хатынны өйдән чыгып җиткән 20 яшьлек улы коткара. Бу егет әтисе белән әнисен аера

Подъезд янында булган хәлне видеокүзәтү камерасы төшереп тора. Кадрларда ирнең хатынга һөҗүм итүе күренә. Хатын ярдәм сорап кычкыра. Шуннан соң аларның уртак улы килеп чыга. Ул әнисен якларга маташа. Егетнең әтисенә «Әти, зинһар кирәкми», диюе ишетелә.

Яраланган хатын хәзер хастаханәдә ята. Аның элеккеге ирен тоткарлаганнар. Аны сигез елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100