«Әти тели әни өчен бик күп теләк» — «Мунча ташы» театры артистларыннан юмор
Мунча ташы юмор театры артистлары яңа иҗади проект башлап җибәргән - күңелле видеолар төшерә башлаган.
«Мунча ташы» театры артистлары Илгиз Гыйльфанов, Әнфис Кәлимуллин һәм Раннур Әүхәдиев 8 мартка багышланган кызык видеоролик төшергән.
Әтисе белән улы янәшә утыра. Әтисе: «Хатын, бүген 8 Март. Мин әллә ни котлый белмим инде. Менә малай утыра монда. Ул сиңа минем исемнән шигырь язган. Ул әлеге шигырь юлларын сиңа укып үтәчәк. Улым, әйдә!»
Улы шигырь укый:
«Бәйрәм бүген хатын-кызларныкы,
Әти тели әни өчен бик күп теләк.
Әти бүген тагын эчәр инде,
Аракыны лыкынганчы, аяк терәп».
Инстачылар видеоны бик тормышчан дип бәяләгәннәр.