Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Ти-тә-ти-тә! Алай неправильно!" Хәмдүнә Тимергалиева танылган гармунчыны сүгеп аткан - видео

Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова кызыклы видеоны инстаграмдагы сәхифәсенә куйды.

news_top_970_100
"Ти-тә-ти-тә! Алай неправильно!" Хәмдүнә Тимергалиева танылган гармунчыны сүгеп аткан - видео
Чиләбе өлкәсендә төшергән видео кадрларында Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева "Галигә барам әле" җырын җырлап күрсәтә. Кадрда танылган гармунчы Ринат Вәлиев күренә. Ул Хәмдүнә апаны уйнап җырлатмакчы була.

Танылган җырчы танылган гармунчының уйнаганын ошатмый. "Ти-тә-ти-тә! Алай неправильно" дип ачуланып та куя. Ринат Вәлиев исә "оныттым" дип аклана. Хәмдүнә апа аның каршысында дәртле иттереп кулларын болгый.

Гармунчы җаен тапкач, Хәмдүнә апа җырның бер күплетын җырлап та бирә. Җырлаганда да кисәтүләр ясый.  

Инстачылар 300 гә якын комментарий язган. Алар Хәмдүнә апага соклана. "Уйный белмәсәң, өйрәтә бу", диләр. Артта басып торган ир-ат "шок" хәлендә калган дип шаярталар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100