«Әти СССРның таралачагын 1985 елда ук фаразлады»
Табиб-невролог Идел Табиевның әтисе Искәндәр Табиев турында истәклекләре.
Әти — гаҗәеп акыл һәм гыйлем иясе. Һәм шундый ук авыр язмышлы кеше: революциягә кадәр Казахстандагы иң бай сәнәгатьченең оныгы Көнчыгыш Төркестанда (Кытайның төньяк-көнбатышы) эмиграциядә булып, фәкыйрьлектә үсә. Яшүсмер вакытында, Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамланыр алдыннан әтисез кала. Ул филолог яки тарихчы булырга теләгән: революциягә кадәр иҗат иткән һәм үз заманының татар, уйгур шагыйрьләренең һәм язучыларының шигырьләрен, чәчмә әсәрләрен яттан сөйләгән. Ләкин ул кытай һәм уйгур телләрендә укып, агроном белгечлеге буенча университет тәмамларга мәҗбүр була. Зур гаиләсен: дүрт сеңлесен һәм энесен үз җилкәсендә тарткан, һәрберсенә СССРда югары белем алырга ярдәм иткән. Иң төпчек сеңелләре белем алып чыкканчы, үзе сырма һәм кирза итек киеп йөргән.
Әни белән бергә мине һәм апамны (икебез дә табиблар!) үстерделәр, белем бирделәр. Тик кызганыч, әти безнең олы тормышны күрә алмады…
Мин аннан бик күп сабаклар алдым.
Әмма иң истә калганы — СССР таралуны фаразлавы һәм милли горурлык! Әле ул вакытта, тотрыклы булган 1985 елда ул миңа: «Улым, тырышып, тиешенчә укы! Тиздән эшсезлек булачак һәм Союз таралачак. Белемең булса, югалмассың!» — диде. Минем: «СССРда эш белән тәэмин итү Конституциядә гарантияләнгән һәм Союз — дөньяда иң нык ил», - дигән җавабыма көлемсерәп: «Яши-яши күз күрер әле», - диде.
Соңыннан инде бөтен кешегә билгеле вакыйгалар китте.
Һәм 1992 елда мин аннан бу хакта сорадым. Җавабы таң калдырды: «Икмәк! Тиеннәр торган бер буханка ипинең чынлыкта күпме торганын беләсеңме? Дистәләрчә сум!!! Һәм ашлыкны, итне бушка тартып алып дәүләт максатчан рәвештә авыл хуҗалыгын җимерде! Ә авыл хуҗалыгы — теләсә кайсы икътисадның нигезе! Әйе, нефть белән, җыен чүп-чар әйберне халыкка югары бәядән сатып компенсация ясарга омтылып карадылар. Әмма бу гына җитәрлек булмады! Һәм миңа агроном буларак бу көн кебек ачык иде. Бары тик вакыт мәсьәләсе генә».