Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әти-әнисе каршы булуга карамастан, үлеп баручы баланы ИВЛ аппаратыннан өзгәннәр

Генетик авырудан интегүче 6 яшьлек кыз вафат булган.

news_top_970_100

Англия госпитальләренең берсендә алты яшьлек кыз бала ята, ул бик авыр хәлдә була. Үлеп баручы баланың әтисе белән әнисен полиция ярдәмендә генә платадан чыгаралар. Кадрларда полиция әти һәм әни кешене үлем хәлендәге алты яшьлек бала яныннан сөйрәп ала. Әлеге видеоны «Вести» каналы күрсәтте.

Хастаханә хезмәткәрләре баланы тормышны тәэмин итү системасыннан өзәргә дигән карар кабул итә. Әти-әни моңа каршы була, ләкин алар хокук саклаучыларга каршы тора алмый. Хәзер әти кеше судка бирергә җыена. 

Алты яшьлек Зәйнәп Ниманн-Пик авыруының катлаулы формасыннан интегә. Бу генетик авыру вакытында бавыр, талак зурая, нерв системасы эшчәнлеге бозыла.

Баланың ата-анасы да табиб булып эшли. Алар баланы коткарырга тырышып карарга кирәк дип саный, палатадан чыгып китүдән баш тарталар. Шуннан соң хастаханә хезмәткәрләре полиция чакыра. Әни кеше чыгып китүдән баш тарта.

— Табиблар көпшәне алып атабыз диде.

— Әйе, алар хәзер шуны эшли. 

— Сез кызгану хисен беләсезме соң?

Шундый биш минутлык сөйләшүдән соң, полиция 59 яшьлек Рәшид Аббасины бала караваты яныннан сөйрәп ала, наручник кидерә. Ир-ат сүзләренчә, анда йөрәк өянәге башлана. Моңа кадәр ул ике инфаркт кичергән инде. Әти кешене носилкага салып ашыгыч ярдәм бүлегенә алып китәләр. 

Лондонның Югары суды баланы үпкәләрне ясалма җилләтү (ИВЛ) аппаратыннан өзү турында карар чыгара. Шуннан соң ул үлә. Әлеге вакыйгалар бер ел элек булган. Баласын югалткан әти-әни полиция камерасындагы видеоны хәзер генә таба алган. Алар бу кадрларны судта кулланырга җыена, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100