Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әти-әнисе дүрт айлык баланы имгәткән һәм әнисе полициядә ташлап киткән

Табиблар кызның иңбашындагы сеңерләре тартылуын ачыклаган.

news_top_970_100
Әти-әнисе дүрт айлык баланы имгәткән һәм әнисе полициядә ташлап киткән
https://pixabay.com/

4 мартта кичке якта Омск шәһәренең балалар хастаханәсенә дүрт айлык кызчыкны китергәннәр. Аның уң иңбашында сеңерләре тартылган. Om1.ru порталы үз чыганакларына сылтама белән хәбәр иткәнчә, сабыйга үзенең әти-әнисе зыян китергән.

Башлангыч версия буенча, сабыйны 35 яшьлек әтисе имгәткән булуы ихтимал. Хәзер бу мәгълүматны полиция тикшерә.

Омск өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Алексей Командыков сүзләренчә, баланың әтисе дә, әнисе исереп йөри, алар үзләрен агрессив тота.

Кызның әбисе полициягә гариза алып килгән. Ул улының һәм килененең балаларын тәрбияләмәвенә, тәртипсез тормыш итүенә зарлана.

Гаилә яши торган фатирга полиция хезмәткәрләре бара. Алар баланы һәм аның анасын полициягә алып китә. Ләкин хатын полиция бинасына керүдән баш тарта. Ул үз кызын полиция хезмәткәрләренә калдырып чыгып китә һәм кача. Сабыйны полиция бүлегеннән хастаханәгә илткәннәр. Табиблар баланың имгәнүен шул чакта гына ачыклаган.

Моңа кадәр бу гаилә профилактик хисапта тормаган, ир белән хатын җинаять һәм административ җаваплылыкка да тартылмаган. Тикшерү эшләре дәвам итә, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100