Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әти-әнисе белән су коенганда алты яшьлек малай батып үлгән

Фаҗига килеп чыгу сәбәпләрен ачыклау буенча тикшерү бара.

news_top_970_100
Әти-әнисе белән су коенганда алты яшьлек малай батып үлгән
Россия Тикшерү комитетының Башкортстан Республикасы буенча идарәсе

Башкортстанда су коенганда алты яшьлек малай батып үлгәннән соң тикшерү башланган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Малай әти-әнисе һәм 9 яшьлек абыйсы белән су коенган. Бер мәлне бала юкка чыккан. Әти-әнисе улларын үзләре эзләгән, әмма таба алмаган. Алар коткаручыларга һәм хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән.

Икенче көнне Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары судан баланың мәетен чыгарган. Ачыкланганча, бу участок коену өчен җиһазланмаган булган.

 «Тикшерүчеләр һәлакәт урынын тикшерә һәм фаҗига килеп чыгу сәбәпләрен ачыклауга юнәлдерелгән чаралар үткәрә», диелгән төбәк Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100