Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әти-әниләр баланы бакчага йөрткәндә нинди хаталар җибәрә?

Мәскәү шәһәренең баш педиатры Исмаил Османов баланы балалар бакчасына ничек әзерләргә кирәклеген аңлатты.

news_top_970_100
Әти-әниләр баланы бакчага йөрткәндә нинди хаталар җибәрә?

Мәскәү шәһәре сәламәтлек саклау департаментының баш педиатры Исмаил Османов бакчага йөри торган балаларның әти-әниләре еш җибәрә торган хаталарны сөйләде. Аның фикеренчә, олылар балаларда бакчага карата башта ук кызыксыну уятмый, баланың төгәл көнлек режимын булдырмый, аны гади ризыкларга өйрәтми, шулай ук баланы шундук тулы көнгә бакчада калдырырга телиләр.

«Бакчага йөри торган балаларның әти-әниләре еш җибәрә торган хаталар: ата-аналарда позитив кәеф булмау, алдан ук балада бакчага карата кызыксыну уятмау, шулай ук көндәлек режим булдырмау һәм бер сәбәпсез бакчага даими йөрмәү. Әгәр балагызны көн саен төрле вакытта яки дәресләр башланган вакытта гына алып киләсез икән, бу төркемдәге тәрбиячегә дә комачаулый, шулай ук балагызга уенга һәм дәресләргә кереп китәргә дә авыр булачак», — дип яза РИА Новости.

Шулай ук балаларны дөрес ашатмау, балалар оешмаларында бирелә торган гади ризыклар ашарга өйрәтмәү, балага үзенә кияргә яки салырга уңайсыз булган, сезонга туры килми торган киемнәр, тиз юешләнә торган аяк киемнәре кидертү дә ата-аналар еш җибәрә торган ялгышлык.

«Шулай ук әти-әниләрнең баланы бакчада шундук тулы көнгә калдырырга теләвен дә хата дияр идем. Яки, киресенчә, баланы бакчада озаграк вакытка калдыруны сузу да дөрес түгел», — диде табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100