«Әти, әни, мин сездән китәм, үзегез генә яшәгез…»
Илгизнең үзе белән алган акчасы күп түгел иде, әмма ул аны автобуста йөрер өчен тотарга теләмәде, аннан соң, бу ахмаклык та, анда утырса, аның эзенә бик тиз төшәчәкләр. Иң яхшысы - урман аша чыгып, елгага кадәр барып җитәргә һәм аны көймәдә йөзеп чыгарга.
Ун яшьлек Илгиз тиз-тиз генә киенде дә, игезәк сыңары Айгизгә карады һәм авыр сулап башын борды.
Айгиз сабый бала йокысы белән рәхәтләнеп йоклый иде. Илгиз аны уятмаска тырышып, караваты астыннан алдан ук әзерләп куйган рюкзагын алып, иңсәсенә киде. Аннан аяк очларына басып бүлмәдән чыкты һәм әти-әнисенең йокы бүлмәсе янында туктап ишек тоткасына кәгазь кисәге кыстырып куйды. Соңыннан инде артына борылып та карамыйча, өйдән чыгып китте. Юлы ерак иде малайның, Илгиз гаиләсен калдырып, башка шәһәргә китәргә, беркемгә дә бәйле булмыйча, мөстәкыйль яшәргә җыенды.
Авыл өстен төн карасы каплап алган, бер өйдә дә ут юк, бар тереклек тирән йокыга талган иде. Көзге көйсез һава торышы гына малайны бераз пошаманга сады, әмма ул үз ниятеннән кире кайтмады, китәргә дип уйлаган икән, димәк, китәргә! Артка юл юк. Ул куртка якасын ныгытыбрак күтәреп куйды һәм кулына таяк тотып, җәһәт-җәһәт атлап урам буйлап китеп барды. Малайның болай китеп барганын беркем дә күрмәде, бары тик җил сызгырган көйгә йоклаган этләрне генә ара-тирә шомраерга мәҗбүр аның адымнары.
Илгизнең бөтенләй йокысы килми, әмма күңеле урынында түгел иде малайның. Башка вакытта гадәти булып күренгән табигать күренешләре хәзер үзләренең башкача булуы белән шомландыра иде. Агач башларында җил улый, яфракларны йолкып төшереп малайның аяк астына түши иде.
Менә авыл артта калды. Илгиз туктап артына борылды һәм әллә никадәр өй арасында үзенең туган йортын күрергә теләп карап торды. Анда аның әтисе, әнисе һәм үзенә ике тамчы су кебек охшаш игезәге бар иде… Алар тыныч, рәхәт йокыга талган һәм хәтта Илгизне башка беркайчан да күрмәячәкләрен башларына да китереп карамыйлар. Хәер, алар Илгиз калдырган язуны укыгач һәм аның кайтмаска дип киткәнен белгәч, борчылып тормаслар шул…
Илгиз гаиләдә яраткан бала булмады. Бу роль Айгизгә бирелгән иде. Аны һәрвакыт жәлләделәр, яраттылар, аңа гел ярарга тырыштылар, ә өйдәге һәм хуҗалыктагы бөтен эш Илгиз җилкәсендә иде. Ризыкларның да иң тәмле, зур кисәге Айгизгә эләгә, ул теләгән ризыкларны гына пешерделәр. Ә Илгиз калдык-постыкны гына ашарга мәҗбүр. Әгәр элегрәк ул мондый мөгамәләгә түзеп торса, инде хәзер, үскәч, моңа түзәрлеге калмады. Шуңа күрә ул өеннән китәргә булды.
Илгизнең үзе белән алган акчасы күп түгел иде, әмма ул аны автобуста йөрер өчен тотарга теләмәде, аннан соң, бу ахмаклык та, анда утырса, аның эзенә бик тиз төшәчәкләр. Иң яхшысы - урман аша чыгып, елгага кадәр барып җитәргә һәм аны көймәдә йөзеп чыгарга. Ә ярның теге ягына чыксаң, шәһәргә кадәр нибары берничә чакрым гына кала. Ул анда нәрсә эшләячәген әле анык кына белми, берәр җае чыгар дип уйлады. Бәлки ул әле анда озак тоткарланмас та. Бер-ике көн торыр да, әзрәк аны-моны күзәтеп йөрер һәм алга таба юлын дәвам итәр. Күпмедер вакыттан соң Илгиз өлкә үзәгенә барып җитәргә теләде һәм инде берәр ташландык йортта шунда кыш чыгар әле.
Илгиз эш рәтен белә иде. Авылдагы авыр хезмәткә күнеккән иде ул, димәк, ипи-тозлык булса да акча эшләү юлын табачак һәм киләчәктә үзенә йорт алырга да акча туплар. Малайның уйлары яктырып киткән кебек булды, уйлары бер-бер артлы килеп кенә торды. Уйларына бирелеп урман янына ничек килеп җиткәнен дә сизмәде малай һәм тиздән урман караңгысы аны үз эченә йотты…
Таң атып килгәндә Айгиз уянды. Әллә нинди борчулы, шомлы төш күрде, шул төшеннән һич айный алмады малай. Авыз эче шулкадәр кипкән иде, хәтта берара тын да ала алмый торды. Айгиз бераз уйларын тәртипкә китереп ятып торды. Ниһаять, ул торды һәм кухняга чыгып су эчеп керергә теләде. Игезәге Илгизнең буш караватына күзе төшкәч, көлеп кенә куйды, күрәсең, авыр төшләр бер аны гына борчымаган… Кичә кичке ашка әнисе пешергән пылау артык тозлы булган иде бугай, үтереп тамагы кипте. Ялан аяк идәннән атлап Айгиз бүлмәләреннән чыкты һәм әти-әнисе бүлмәсенең ишек тоткасына кыстырылган кәгазьне күрде. Малай гаҗәпләнеп аны кулына алды һәм игезәгенең ашык-пошык язган сүзләрен укыгач дерт итте.
«Әти, әни, Айгиз. Мине эзләмәгез. Мин сездән бөтенләйгә китәм, сез мине барыбер яратмыйсыз. Миннән башка үзегез генә яшәгез. Илгиз», — дип язылган иде анда.
Әти-әнисенең бүлмәсендә ниндидер хәрәкәт ишетелде. Айгиз бер мизгелгә катып калды, аннан теге записканы учында йомарлап, бүлмәсенә кереп китте.
«Димәк, ул киткән. Менә ни өчен Илгиз берничә көн бик сәер йөргән икән. Беркем белән сөйләшмәде, гел нидер уйлап йөрде. Хәтта сорау биргәндә дә ишетмәде. Кичә әти Илгизгә ниндидер пүчтәк өчен кычкырды һәм ул әтигә шундый үпкә белән карады», — дип уйлады малай.
Илгизне бөтенесе дә ачулана иде шул, хәтта Айгиз гаепле булганда да Илгизгә эләгә иде. Бу дөрес түгел иде һәм Айгиз бу хакта әти-әнисенә әйткәндә, Илгизгә тагын да ныграк эләгә иде. Ә менә хәзер ул киткән…
Кинәт кенә Айгизнең хәле бетте һәм ул караватына утырды, хәзер нәрсә эшләргә инде дип баш ватты.
Нәрсә булганын әти-әнисенә әйтергәме? Юк, әйтергә ярамый. Аларның ачуы чыгачак һәм Илгизне табып алып кайтып, аңа җәза бирәчәкләр. Теге вакыттагы кебек… Яз көне игезәкләр урманга киттеләр, уйнап дөньяларын оныттылар һәм өйгә соң гына кайттылар, әле яңгырга калып җеп бөртексез чыланганнар иде.
Илгиз авырмады, ә Айгиз ул вакытта салкын тиеп бик нык авырды һәм ике атна урыннан да тормый ятты. Шуның өчен әтисе Илгизне бик ачуланды, бер-ике тапкыр каеш белән дә эләктерде, ә Айгизгә хәтта сүз дә әйтмәделәр. Бары тик әнисе генә аның яныннан китмичә, аны жәлләп, елап утырды.
«Юк, юк, әти белән әнигә бу хакта әйтергә ярамый», — дип уйлады Айгиз.
Айгиз Илгизне үзе табып алып кайтырга тиеш. Бу уй малайга көч кертеп җибәрде һәм ашыгып киенә башлады, игезәген кайдан эзләргә икән дип уйланды. Мөгаен, ул шәһәргә китәргә уйлагандыр, чөнки анда мөмкинлекләр дә күбрәк, ә аны авылда бик тиз табарлар иде. Автобуста да китмәгәндер, юкса төн уртасында чыгып китмәс иде бит. Димәк, ул шәһәргә урман аркылы бара, әмма анда елга бар. Кичә күршеләре Әхмәт абый кергән иде, елга ярында ниндидер иске көймә күргәнен әтисенә сөйләп торган иде шул. Мөгаен, ул көймә агым белән йөзеп килгәндер дә елга ярына төртелеп калгандыр. Әтисе нигә үзеңә алып кайтмадың соң дип тә сорады бит әле.
«Әй, искегә тисәң, исең китәр. Шул малай-шалайлар пират-мират уйнарлык кына көймә бит инде ул», — дип кул гына селтәде Әхтәм абый.
Малайлар зурларның бу сөйләшүен ишетте. Һәм хәзер Айгиз игезәгенең шул көймәдә елганы йөзеп чыгарга теләвенә шикләнми иде. Җылырак киенеп Айгиз өйдән чыкты һәм беркем дә күрмәс дигән өмет белән урамнан йөгерде.
Игезәкләрнең әти-әнисе Айрат белән Тәнзилә берни дә белмичә тирән йоклыйлар иде әле. Иртәнге сигезләр тирәсендә Тәнзилә уянды һәм ирен уятмаска тырышып, киерелеп-сузылып алды. Якшәмбе көн иде, димәк, уянгач та бераз иркәләнеп, тормыйча ятып торырга мөмкин. Әмма Тәнзилә тизрәк иртәнге аш өлгертим дип кухняга чыгып китте. Ул малайлар бүлмәсенә кереп тормады. Табынны әзерләп бетергәч кенә балаларны уятырга дип китте. Әмма улларының бүлмәсе буш иде. Әле бүлмәнең асты-өскә килгән, ә идәндә ерткалап ташланган кәгазь кисәкләре аунап ята. Илгизнең запискасын Айгиз ертып ташлаган иде.
Тәнзилә тиз генә кәгазь кисәкләрен кулына алды һәм куркуыннан кычкырып җибәрде. Тизрәк ирен уятырга ашыкты. Башта Айрат белән Тәнзилә улларын үзләре генә эзләп карады, әмма көн кичкә авышты, ә игезәкләрнең һаман эзе дә, тыны да юк иде. Бу хәбәр авылда таралып та өлгерде һәм булдыра алган кешеләр аларның өе янына җыелышып, нишләргә дип киңәшләшә башлады. Малайларны беркем дә күрмәгән иде, әмма бер бабай таң атып килгәндә бер малайны урманга таба йөгергәнен исенә төшерде.
«Бәлки алар икәү булгандыр? — дип сорады кемдер.
«Юк, юк, үзе генә иде. Әче таңнан кая китте икән бу бала дип уйлап та куйдым әле», — диде бабай.
Бабай башка берни дә исенә төшерә алмады. Ир-атлар берничә төркемгә бүленеп, тирә-якны һәм авылда бер-ике чакрымдагы зур урманны да карап кайтырга уйлады. Тәнзилә берничә хатын-кыз белән шәһәргә барып полициягә улы югалу турында гариза бирергә һәм андагы волонтерлардан баланы эзләүдә ярдәм сорарга уйлады. Борчуга төшкән авыл умарта күче кебек гөж килеп тора иде.
Айрат белән Тәнзилә гаиләсен авылдагы бөтен кеше дә тәртипле, зыялы гаилә дип белә иде. Айрат агроном, ә Тәнзилә авыл советында эшли. Аларның балалары менә шулай өйдән чыгып кача аладыр дип беркем дә башына китерә алмады.
Төн узды, соңыннан тагын кич җитте. Тәнзилә хәбәр көтеп һәм ул хәбәрләрне ишетүдән куркып, өйдә әрле-бирле йөри. Ике туганы гел аның янында була, аны үзен генә бер минутка да калдырмадылар. Калган хатын-кызлар ашарга әзерләп торды, чөнки көне-төне балаларны эзләп, хәлдән таеп кайткан ир-атлары ашатырга кирәк иде.
Айрат урманнан кайтып та тормады. Төн уртасында ул рация аша авылга шалтыратты һәм Айгизнең курткасы белән телефонын табуын әйтте. Телефондагы соңгы видеоязма Айрат белән Тәнзиләгә атап яздырылган иде, әмма малай аны җибәрә алмаган, чөнки урманга элемтә юк.
«Нәрсә әйткән ул?» — дип кычкырды Тәнзилә иренә
«Илгиз безнең аркада өйдән киткән ди. Без аны яратмыйбыз икән, ә Айгиз ярата һәм аның үзен генә калдырырга теләмим дигән. Ул Илгиз алып кайтырга аның артыннан киткән, әмма без аны ачуланырбыз дип курка, шуңа күрә Илгиз белән бергә китәм дигән…» — диде Айрат.
Айрат тынып калды һәм Тәнзилә иренең нидер әйтеп бетермәвен сизде.
«Нәрсә? — дип пышылдады ул утырган тавышы белән. — Әйт инде бөтенесен дә? Нәрсә әйткән ул тагын?» — диде.
«Ул берни дә әйтмәгән… — диде Айрат. — Ул ахырда бик куркып кычкырып җибәрде, күрәсең, ул ниндидер куркыныч әйбер күргәндер һәм тагын, аның эзләре елгага таба алып бара», — диде Айрат.
Авылда таралган бу соңгы хәбәрләрдән бөтен кешенең дә өне алынды. Авыл халкы малайлар тирән, көчле агымлы елгада батып үлгәндер дип уйлады. Әмма Айгиз ник шулай куркып кычкырган соң? Бәлки аны берәр кыргый җәнлек талагандыр?
Эзләүчеләр чылбыр булып сузылды һәм малайның калдыкларын табарга тырышып, җирнең һәр метрны җентекләп тикшерә башладылар.
Тагын бер йокысыз төн узды, ә таң алдыннан авылда шатлыклы хәбәр таралды. Айрат малайларны тапкан! Алар икесе дә исән-сау!
Бу хәбәрне ишетеп, Тәнзилә хәлсезләнеп, янындагы хатыннарның кулына ауды. Ул аңын югалткан иде, шактый вакыт аңына килә алмый ятты. Ә уянгач, тизрәк балаларын каршы алырга теләп урманга чапты.
Ә малайлар белән чынлыкта ниләр булган соң?..
Айгиз урманда озак йөрде, Илгизне чакырып кычкырды, әмма аңа җавап бирүче булмады. Физик эшкә күнекмәгән Айгиз бик тиз талчыкты, киемнәре тирдән лычма булды, күз алдында төрле төстәге вак шарлар пәйда булды, авызы кипте һәм тын алуы авырлашты. Хәлсезлегенә дә карамастан, малай алга баруын дәвам итте, бары тик бөтенләй хәлдән тайгач кына бер агач төбенә барып ауды, сулышы капкан иде. Ул инде әти-әнисенә берни дә әйтмәвенә үкенә дә башлады, әмма Илгизнең үпкәсен исенә төшергәч, ул үзенә көч кереп киткәнен сизде.
Шул вакытта ул бераз булса да суынырга теләп, курткасын салды, кесәсеннән телефонын алды һәм теге куркыныч кычкыру белән тәмамланган видеоны яздырды. Айгиз инде видеоны төшереп бетереп килә иде, шул вакытта куаклар артыннан бик зур бүре килеп чыкты һәм тешләрен ыржайтты. Якында гына тагын куаклары селкенеп куйды һәм малай куркуыннан чабарга тотынды. Ул көзен бүреләрнең аеруча явыз булуын һәм аларның юлларында очраган һәр нәрсәгә дә ташлануларын белә иде.
Әле узган атнада гына күрше авылда бүреләр бер йорттагы унлап сарыкны буып ташлаган дип сөйләгәннәр иде. Ә көчсез малайны өзгәләп ташлау алар өчен берни түгел шул. Айгизнең күзенә ак-кара күренми иде, чапты да чапты, ә елгага килеп җиткәндә ул үзен бер бүре куып тотты һәм тешләрен аягына батырды дип уйлады.
«Илгииииз!» — дип кычкырды да, малай аңын югалтып егылды.
Ә Илгиз бу вакытта елга үзәне иңкүлегендә иде. Озак йөрде малай, әмма күршеләре сөйләгән теге көймәне тапты барыбер. Ул көймәне суга этәргә тырышты, аның авырлыгын күтәрә алыр микән дип тикшереп карарга теләде. Кинәт Илгиз ерактарак кемдер кычкырганын ишетте һәм Айгизнең тавышын таныды. Берничә минут узгач, бу тавыш якындарак ишетелде. Илгиз бу хәлдән айнырга теләгәндәй башын як-якка селкеде.
Айгиз ничек монда килеп эләккән соң, әмма бу бит аның тавышы иде, нәкъ Айгизнең тавышы. Бер мизгелдә Илгиз әти-әнисенең үзен эзләвен аңлады. Һәм аңа өйдән качып киткән өчен шәп кенә эләгәчәк иде… Ул ярга таба йөгереп төште һәм көймәне тиз-тиз генә ярга төрткәли башлады, аңа тизрәк агым уңаен табып, елга уртасына йөзеп керергә кирәк.
Соңыннан бу эшкә кул селтәде, бар көченә Айгизнең тавышы ишетелгән җиргә таба йөгерде. Аның игезәге ниндидер бәлага юлыккан булырга мөмкин. Бары тик бер сәгатьтән соң гына ул Айгизне эзләп тапты. Ул җирдә аңсыз ята, ә уң аягы капкынга эләккән иде. Илгиз черәшә-черәшә, бик авырлык белән капкынны ача алды. Капканның очлы тешле «авызын» каерганда үзенең дә үч төбе эләгеп калды, ул да коточкыч авыртудан кычкырып җибәрде. Шулай да, ничек итсә итте, үзен дә, Айгизне дә тозактан ычкындыра алды.
Соңыннан ул Айгизне аңына китерергә тырышты, битенә су сипте, үз курткасына төрде. Айгиз аңына килде, авыртудан түгел, ә игезәген табу бәхетеннән үксеп елый иде.
Ашык-пошык, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә алар ни булганын сөйләде һәм Илгиз игезәген ташлап калдырмаска вәгъдә итте. Айгиз атлый алмый иде һәм шунда Илгиз кечкенә бер шалаш корды. Тәүлектән артык шунда яшәде малайлар. Илгиз үзе белән алган аз гына ризык запасын икегә бүлеп ашадылар, ә Илгиз үз өлешен икенче көнне игезәгенә ашатырга дип, сиздермичә генә яшереп куйды.
Менә шунда тапты да инде аларны әтиләре. Ярсып елый-елый улларын кочаклады, битләреннән үпте, алардан гафу сорады. Озакламый малайларны район хастаханәсенә алып киттеләр һәм Тәнзилә көне-төне уллары янында утырды. Менә шунда Илгиз игезәге Айгизнең тумыштан ук зәгыйфь, авыру булганын белде дә инде.
Илгиз белән әнисен роддомнан чыгарганнар, ә Айгиз әле берничә ай балалар бүлегендә яткан һәм табиблар аның гомере өчен көрәшкән. Айгизнең сирәк очрый торган авыруын дәвалауга шанслар булмаган һәм табиблар бернинди дә өмет бирмәгән. Әмма ни гаҗәп, Айгиз тернәкләнеп киткән, авырлыгы да буе да нормага кергән. Әмма барыбер аңа янаган куркыныч бетмәгән. Шуннан соң әти-әнисе аның сәламәтлеген кайгыртып кына торган, аның үзен ким итеп тоюын теләмәгән һәм Илгизгә дә берни сиздермәгәннәр. Ә менә хәзер алар аздан гына ике улларын берьюлы югалтмый калдылар.
Илгиз игезәге яткан карават янына килде дә аны кочаклап алды.
«Хәзер мин дә гел сине кайгыртып кына торырмын. Гел, гел! Ә син гел минем янда бул, яме!» — диде Илгиз.
Айгиз аңа җавап итеп елмайды һәм башын селкеде.
Тиздән малайның анализлары әзер булды, хәтта табиблар да аптыраудан кулларын гына селкеде. Айгизнең барысы да яхшы иде, кан анализлары яхшы, капкын тешләре сөяген зарарламаган.
«Барысы да яхшы булачак! — дип елмайды Илгиз игезәге Айгизгә. — Хәзер барысы да яхшы булачак!»