«Әти-әни үлгәч, җиңел сулап куйдым...»
Әти-әниебез безне аякка бастыру өчен гомер буе алны-ялны белми эшләде. Аларның үзләренең ике улы бар иде, ә мине һәм тагын бер кызны алар кызлыкка алдылар.
Апам 12 яшендә авариягә очрап һәлак булды. Мин һәм абыйларым гына калдык. Ул вакытта малайларны әшәке булдылар дия алмыйм. Әмма яшьләре барган саен абыйларның характерлары үзгәрә, начарлана гына барды. Ә армиягә барып кайтканнан соң алар икесе дә бөтенләй тискәре якка үзгәреп беттеләр.
Шуннан соң алар икенче шәһәргә күченеп китте, анда да укымадылар да, эшләмәделәр дә. Әти-әни моның өчен бик борчылды. Әмма бу бердәнбер проблема түгел иде, озакламый әти авырып урын өстенә калды. Күп тә үтмәде, әни авырып аяктан егылды. Ашыгыч ярдәм чакыртып, аларны хастаханәгә алып китәргә туры килде. Шушы вакыт эчендә мин көллияттә укуымны ташлап, эшкә урнашырга өлгердем. Алда күпме акча чыгымы булачагын чамалый идем инде.
Һәм мин ялгышмаганмын. Әти белән әни бик җитди авырый башлады, ә чирләре көчәеп кенә торды. Алар урын өстенә калды, аларны карарга һәм 17 яшемдә акча эшләргә мәҗбүр булдым. Кайвакыт чарасызлыктан, нишләргә белмәгәннән илереп-илереп елыйсы килә иде, әмма башка чара юк. Абыйларга шалтыраттым, ләкин алар ярдәм итүдән баш тартты, ә соңыннан бөтенләй телефоннарын алмый башладылар. Бу минем тормыштагы иң куркыныч көн булды. Мин бернинди ярдәмсез, терәксез калуымны аңладым.
Нәрсәдер хәл итәргә кирәк иде, шуңа күрә мин интернет аркылы өстәмә акча эшли башладым һәм бу акча барысы да сиделкага түләргә китә иде. Ләкин мин тулы эш көненә күчә алдым. Шуннан бирле мин көненә өч сәгать, эшкә барганда юлда бер сәгать йоклый башладым. Әти белән әнигә төрледән-төрле ризыклар ашата алмадым. Сатып алган азык-төлекне берничә көнгә җиткерергә тырыштым. Яшелчә ашлары пешердем, тавык итен дә сирәк кенә сатып алдым, гадәттә, яшелчәләрдән һәм ярмалардан ризык әзерләдем. Акчаның күп өлеше сиделкага түләргә, дарулар алырга һәм коммуналь түләүләргә китә иде. Пенсияләренең әллә ни ярдәме булмады, әмма ул да булмаса, ачка үлгән булыр идек. Ә абыйларның эзе дә, сүзе дә булмады…
Шушы бер ел мине тере мәеткә әйләндерде. Бөтен нәрсәне автомат рәвештә кына эшләдем, бик аз ашадым, күп эшләдем, йокы гел эләкмәде дияргә була. Әти белән әнигә минем хәлне күреп тору бик авыр булгандыр. Мин ярдәмгә өметләнеп, бөтен инстанцияләргә хатлар яздым, ләкин бернигә ирешә алмадым.
Соңгы ярты ел бөтенләй җәһәннәмгә әверелде. Гел еладым, көчсезлектән нишләргә белмәдем, ә әти белән әнинең хәле катлаулана гына барды. Алар гомерләре күп калмаганны белә иде, табиблар да төче телләнеп тормады. Алар вафат булгач, кайгыдан нишләргә белмәдем, әмма шулкадәр җиңеллек тойдым, алай дип әйтергә дә ярамый инде.
Ул вакытта миңа ярдәм иткән бердәнбер кеше - җирле депутат булды. Ул әти белән әнине җирләргә булышты, мин аңа шуның өчен дә бик рәхмәтле.
Әти белән әни үлгәннән соң абыйларга ике мәртәбә шалтыраттым, әмма алар телефоннарын алмады. СМС-хәбәр генә язып калдырдым да, башка аларны борчымадым. Ике атнадан соң кайтып җиттеләр, хәтта зиратка да барып тормадылар. Мирас бүлешергә кайтканнар. Алар әти белән әнинең үз уллары буларак, фатир аларга калырга тиеш. Әмма әти авырый башлау белән васыятьнамә язып куйган булган, мин бу хакта белмәгән идем. Шулай итеп фатир миңа калды.
Абыйларның моңа шулкадәр ачуы чыкты, әмма буш сүзләрдән, янаулардан башка алар берни эшли алмады. Ә шундый авыр вакытлардан соң мин бернидән дә курыкмый идем инде. Өйдәге бөтен мебельне сатып бетердем, бары тик яңа кухняны гына калдырым. Чөнки бөтен нәрсә әти белән әнине хәтерләтеп тора иде.
Даими эшемдә дә, онлайн эштә дә эшләвемне дәвам иттем. Чөнки яңа мебель кирәк иде. Үз көчем белән косметик ремонт ясап чыктым һәм бөтен әйберне үземә уңайлы итеп үзгәрттем. Җиһазларны урнаштырып куйгач, үземне чын-чынлап өйдә итеп хис иттем. Әти-әнине югалту ачысы бераз басыла төште.
Тормыш дәвам итә, беренче чиратта, белем алырга теләдем, чөнки әти белән әни минем укуымны бик теләде, шул турыда хыялландылар.
Тик абыйларның нәфрәтен аңлый алмадым, алар авыру әти-әнине ташлады, мин монда хәлсезлектән, ачлыктан һәм эштән үләр дәрәҗәгә җитеп ятканда алар теләсә кайда күңел ачып йөрде.