Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әти мине кайчан алып китә?». Авариядә әтисе, әнисе, энесе үлә, нәни малай исән кала

Фура йөртүчесе идарәсен югалта һәм каршыга килә торган «Шкода» машинасына бәрелә.

news_top_970_100
«Әти мине кайчан алып китә?». Авариядә әтисе, әнисе, энесе үлә, нәни малай исән кала
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Түбән Новгородның Ардатов районында юл һәлакәтендә өч кеше — ир белән хатын, аларның ике яшьлек улы һәлак булган, сигез яшьлек олы уллары гына исән калган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте. 

Фаҗига 12 февральдә 16.15 сәгатьтә Стексово авылы янында була. Фура йөртүчесе идарәсен югалта һәм каршыга килә торган «Шкода» машинасына бәрелә. Җиңел машинада ике балалы гаилә була.

«Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, йөк машинасын йөртүче борылышта тизлеген дөрес сайламаган, шул сәбәпле каршы як полосага чыккан һәм җиңел машинага бәрелгән», — дип аңлатканнар Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Новгород өлкәсе буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә.

Җиңел машина металл өеменә әверелгән. Салондагы гаилә Арзамас шәһәрендә яши, алар Ардатовка бара. машина белән 34 яшьлек Дмитрий идарә итә, аның янында хатыны — 33 яшьлек Светлана утыра, алар белән уллары — 8 яшьлек Максим һәм 2 яшьлек Владик була. Авариядә Максим гына исән кала. Балалар махсус җайланмаларда утыра, ләкин нәни малайны бу да коткара алмый.

Максимны Арзамас хастаханәсенә китерәләр, аннары Түбән Новгородка өлкә балалар хастаханәсенә күчерәләр. Баланың ике ботында да сөяге, бер аягы сынган. Футболчы булырга хыялланган бала өчен бу бик авыр травма, ләкин бөтен гаиләсен югалту белән чагыштырырлык түгел, диелә хәбәрдә.

Хәзер Максимның хәле стабиль, ул тикшерүчеләр белән аралаша. Тик балага туганнарының үлүен әлегә әйтмәгәннәр. 

«Ул әти-әнисенең булмавын белми әле. Аларны башка ашыгыч ярдәм машинасы алып китте, алар хастаханәдә дип уйлый. „Әти минем кайчан алып китә?“ дип сорый», — ди малайның туган Илья.

Киләчәктә Максимны туганнары — әбисе, туган апалары һәм абыйлары тәрбияләргә җыена.

Фура белән 47 яшьлек ир-ат идарә иткән, ул егерме елдан артык стажлы йөртүче. Дмитрий исемле бу кешене танышлары бары тик яхшы яктан гына сыйфатлый, бик яхшы йөртүче иде диләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100