Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әти кеше янып торган бензинлы табакны алган һәм ялгыш нәни кызы өстенә сипкән

Баланы табиблар коткара алмаган.

news_top_970_100
Әти кеше янып торган бензинлы табакны алган һәм ялгыш нәни кызы өстенә сипкән
https://pixabay.com

Ростов өлкәсендә 41 яшьлек ир-атны хөкем итәләр. Ул үзенең алты яшьлек кызы өстенә янып торган бензин сипкән. Бала һәлак булган. Бу турыда «КП — Ростов-на-Дону» хәбәр итте.

Фаҗига Шахты шәһәрендә була. Ир-ат ял көнендә алты яшьлек яраткан кызын бакчадан иртәрәк ала. Алар өйдә хуҗалык эшләрен эшләп йөри, хатыны эштә була. Өйдә ун яшьлек уллары да була. Ул әтисеннән сорап шырпы ала һәм ишегалдында матур шәмнәр яндыра. Әти кеше рөхсәт итә.

Шуннан соң әти кеше янкормада урнашкан остаханәсенә китә, машинасын төзәтә. Аның детальләрен сүтеп ала, шуларны техник бензин белән чистарта башлый. Бензинны металл табакка салып тора. Аннары әти кеше моннан чыгып китә. Шул мизгелдә бирегә улы йөгереп керә, кулында яна торган шәмнәре була.

Малай яна торган шәмне бензинлы табак янына алып килә һәм бензинга ут каба. Ул йөгереп әтисенә әйтергә китә.

Ир-ат чабып килә һәм утлы табакны алып, ишеккә йөгерә. Ул утны урамда сүндермәкче була, остаханәгә ут кабар дип курка.

Алты яшьлек кыз бала тавышларны ишетеп, бирегә йөгереп килә. Ул остаханәгә кергәндә, утлы табак тоткан әтисенә бәрелә. шулай итеп утлы сыеклык баланың өстенә сибелә.

Ир-ат кызындагы утны сүндермәкче була, үзе имгәнә. Аларның икесен дә ашыгыч ярдәм белән хастаханәгә алып киләләр. Ләкин тәненең 60 проценты пешкән баланың гомерен саклап кала алмыйлар, ул үлә.

Әти кешене хөкем итәләр. Суд аны бер елга ирегеннән мәхрүм итә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100