Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әти кеше ут капкан йорттан биш баласын һәм хатынын алып чыккан, тик ике бала үлгән

Янгын учагы телефон зарядкага тоташтырылган розетка янында булган дип фаразлыйлар.

news_top_970_100
Әти кеше ут капкан йорттан биш баласын һәм хатынын алып чыккан, тик ике бала үлгән
Тикшерү комитеты

7 мартка каршы төндә Хакасиядә коточкыч янгында ике бала үлә, тагын ике баланы һәм аларның анасын хастаханәгә салалар. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Биш бала яши торган өйдә янгыннан соң, өлкә буенча Тикшерү идарәсе җинаять эше ачкан.

Фаҗига Черногорск шәһәрендә төнге икенчеләр тирәсендә була. Әти белән әни, аларның биш баласы йокыга киткәч, өйдә нидер яна башлый. Бөтен бүлмәләрне төтен баса, ут бик тиз тарала. Бер мизгелдә әти кеше уянып китә. Ир-ат бөтен гаиләсен урамга алып чыга, ашыгыч ярдәм чакыра.

Әни кешене һәм биш баланы табиблар хастаханәгә алып китә. Ләкин ике балага ярдәм итә алмыйлар. Фельдшерлар тырышлыгына карамастан, 5 яшьлек кыз һәм 9 яшьлек малай ашыгыч ярдәм машинасында үлә. 

3, 7 һәм 12 яшьлек өч баланы һәм аларның анасын хастаханәгә салалар. Аларның һәм әти кешенең сәламәтлеге турында башка белешмә юк.

Якынча белешмә буенча, янгын учагы телефон зарядкага тоташтырылган розетка янында булуы ихтимал, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100