Әти кеше сигез яшьлек баласының корсагына мылтыктан аткан

Мәскәү өлкәсенең Орехово-Зуево районында бер ир-ат үзенең сигез яшьлек баласына пневматик мылтыктан ялгыш атып җибәргән. Бу турыда хокук саклау органнарындагы үз чыганагына сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итте.
"Смолево авылының Мәктәп урамындагы йортта бер ир-ат пневматик мылтыгын яңадан корып маташа. Шул чакта ул сигез яшьлек улының корсагына ялгыш атып җибәрә. Малайны хастаханәгә китергәннәр", - дип сөйләгән агентлык чыганагы.
Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә әлеге хәбәрне раслаганнар. Смолево авылында 2010 елда туган баланы хастаханәгә китерүләре турында әйткәннәр.