Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әти кеше сөт шешәсенә йокы даруы салган»: Сабый бала агуланып үлгән

Әтисе белән әнисе башка бүлмәдә вакытта, дүрт айлык бала вафат булган.

news_top_970_100
«Әти кеше сөт шешәсенә йокы даруы салган»: Сабый бала агуланып үлгән
https://pixabay.com/

Мәскәү өлкәсендә дүрт айлык бала үлгән. Ул йоклата торган дарулар белән агуланган. Сабыйга бу даруларны атасы биргән дип шикләнәләр. Ир-атны тоткарлаганнар, җинаять эше ачылган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Мәскәү өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Ольга Врадийга сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

«Дүрт айлык баланы саксызлык аркасында үтерү факты буенча җинаять эше ачылды. Җинаятьтә шикләнеп сабыйның атасы кулга алынды», — дип сөйли ул.

Тикшерү версиясе буенча, 2019 елның 20 июлендә иртәнге якта әти кеше баласына шешәдән катнашма ашата. Аннары ул хатыны белән башка бүлмәгә кереп китә. Берникадәр вакыт узгач, ир белән хатын сабый баланың үлүен күреп ала.

Судмедэкспертиза нәтиҗәләре буенча, балалар туклана торган катнашма салынган шешәдәге калдыкларда һәм балалар туклана торган порошок салынган банкада йоклата торган дару эзе табыла. Нәни малай йокын даруы белән агуланудан үлгән, диелә бу нәтиҗәләрдә.

Тикшерү барышында шаһитлар хәбәр иткәнчә, баланың атасы үзе йокы дарулары эчә, ул бу даруларны хатынының ризыгына да өсти. Якын арада бу кешене кулга алу турында карар чыгарылачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100